-2 °С
Болытлы
Киләсе елда Русиядә хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие бер балалы йөклелек өчен 794 мең була. Бала табу катлаулы булган очракта әлеге сумма 885 мең була.
Епифанова сүзләренчә, хатын-кызлар 194 көнгә кадәр ялга өметләнә ала.
Йөклелек һәм бала табу буенча пособие билгеләгәндә хатын-кызның узган ике ел өчен хезмәт хакы исәпләнә, диде ул. Сенатор сүзләренчә, әгәр бу вакытта хатын-кыз декретта яки 1,5 яшькә кадәр бала карау ялында булган булса, исәп-хисап чорын үзгәртергә була.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.