Барлык яңалыклар
Социаль мохит
8 ноябрь , 11:28

Бәби табучы студент әниләргә акча түләргә телиләр

Акча беркайчан да мишәйт итми инде ул. 

Хабаровск краенда бәби тапкан студент әниләргә акча түләргә телиләр. Бу хакта төбәк хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Җирле депутатлар башлангычны хуплаган. Түләүне югары яисә һөнәри белем бирү йортларында көндезге бүлектә укыган  18дән алып 23 яшькә  кадәрге әниләр ала алачак.

Идеяне финанслау өчен 2025 елда 40 миллион сум бүлергә ниятлиләр. Әмма әле депутатлар тиешле закон проектын әзерләмәгән.

Мондый яңалыкның кирәклеген аңлатып, депутатлар билгеләп үтүенчә, 2024 елның гыйнвар-август айларында Хабаровск краенда узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 309 балага кимрәк туган. Крайның социаль яклау министры урынбасары Наталья Нелюбина белдерүенчә, төбәктә туучылар динамикасы гомумрусия тенденцияләренә туры килә, хатын-кызлар бала табуны соңрак чорга кичектереп торалар.

Әйткәндәй, туымны дәртләндерү өчен Дәүләт Думасында элегрәк яңа туган балалар арасында Бөтенрусия лотереясе уздырырга тәкъдим иттеләр. Дума вице-спикеры Борис Чернышов ай саен 10 фатир, 100 автомобиль һәм 1000 көнкүреш техникасы комплекты уйнатырга тәкъдим итте.

Русиядә моның өчен шулай ук туучылар санын арттыру өчен Русия компанияләре хезмәткәрләрен “удаленка”га күчерергә тәкъдим иттеләр. “Русия ветераннары” иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре фикеренчә, мондый режимда эшләүче хатын-кызлар офиста эшләүче хезмәткәрләргә караганда бала табуга күбрәк тартыла.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: