5 ноябрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Иглин районына эш сәфәре вакытында социаль өлкәдә эшләүче яшь белгечләргә яңа йорт ачкычлары тапшырды.
Алар торак шартларын «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә яхшырта алдылар. 2024 елда Иглин районы федераль бюджеттан алты йорт төзү өчен 24 млн сумнан артык субсидия алган.
Торакны авылда эшләүче белгечләргә тапшырганнар. Алар арасында - Иглин үзәк район хастаханәсенең өч хезмәткәре, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры, Башкортстан агросәнәгать көллияте филиалы педагогы һәм 2 нче урта гомум белем бирү мәктәбе укытучысы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 елда Башкортстан «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашыру өчен 361 млн сумнан артык акча алган. Бу 5,5 мең кв. метрдан артык торакны файдалануга тапшырырга һәм 85 гаиләнең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.