Мәгълүм булуынча, "Башкорт озын гомерлелеге" проекты 2020 елның октябреннән республика җитәкчесе фәрманы буенча эшли башлады. Проект үз эченә 7 юнәлешне ала. Алар: "Сәламәтлек", "Өлкән яшьтәгеләргә белем бирү", "Туризм", "Физик культура", "Мәдәният һәм иҗат", "Волонтерлык һәм тәҗрибә белән бүлешү", "Мәшгульлек һәм өлкән яшьтәге гражданнарның керем дәрәҗәсен арттыру". Боларның барысы да өлкән яшьтәгеләрнең иминлеген һәм социаль-мәдәни белемнәрен үстерүгә, аларның сәламәтлекләрен ныгытуга, актив гомер озынлылыгын арттыруга юнәлтелгән.
Әйтик, "Туризм" юнәлеше буенча өлкән яшьтәгеләр өчен республика буенча һәм Белоруссиягә экскурсияләр оештырыла. Аерып әйткәндә, 2024 елда аларда 20 меңнән артык республика кешесе катнашкан.
"Сәламәтлек" блогы исә "Көмеш яшь сәгате" , "Йөрәк маршруты - сәламәтлек маршруты" медицина тикшерүләрен һәм профилактик акцияләрен үз эченә ала. "Физик культура" юнәлеше буенча республикада скандинав йөреше, йөзү, сулыш гимнастикасы, йога буенча спорт һәм сәламәтләндерү төркемнәре булдыралар. 41 районда ел әйләнәсенә "Сәламәтлек сукмаклары" эшли.
ГТО комплексы нормаларын үтәгән өчен 60 һәм аннан өлкән яшьтәгеләргә физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре алу өчен 10 мең сум номиналындагы сертификатлар бирелә. Быел 2 меңнән артык өлкән яшьтәге мондый сертификатка ия булган.
Моннан тыш, "Башкорт озын гомерлелеге" чаралары китапханәләрдә, мәдәният йортларында, белем учреждениеләрендә үтә.
2024 елда Уфада беренче тапкыр республика Башлыгы грантлары фонды булышлыгында "Башкорт озын гомерлелеге" республика фестивале үткән. Чарада 56 район һәм шәһәр катнашкан, алар арасында Уфаның 7 районы да бар.
Шулай ук республикада актив озын гомерлелек үзәкләре ачыла. Алар Калтасы районында һәм Уфаның Орджоникидзе районнарында эшли.
Тема буенча актуаль мәгълүматлар белән "Башкирское долголетие" порталында танышырга мөмкин.
Чыганак: БР Башлыгы сайты.