Социаль мохит
28 октябрь 2024, 12:36

Күп балалы гаиләләр өчен транспорт ташламасын алуны гадиләштерделәр

Бу ташлама турында белә идегезме?

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәргән республика Хөкүмәтенең атналык оператив киңәшмәсендә күп балалы гаиләләрдәге балаларга электрон рәвештә транспорт ташламасын рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, өч һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләрдә укучылар республиканың шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөри ала. Ташлама гариза биреп рәсмиләштереп була. Әмма бу чараны алуның кайбер механизмнары халык өчен бик үк уңайлы булмаган.

2024 елның 23 сентябрендә узган оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров, республика халкы кирәкле белешмәләрне электрон рәвештә тапшыра алсын өчен, бушлай йөрү хокукын алу тәртибен гадиләштерергә кушкан иде.  Төбәкнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башка ведомстволардан хезмәттәшләре белән берлектә тиешле эш башкарды.

– Күп балалы гаиләдәге баланың ата-анасы транспорт ташламаларын алу өчен кирәкле документларны республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиаллары яисә МФЦ офислары аша шәхсән үзе тапшыра ала. Бу хезмәтне төбәк дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә электрон рәвештә дә алырга мөмкин, – дип хәбәр итте Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова.

Транспорт ташламасын онлайн да, оффлайн да рәсмиләштерергә мөмкин. Хезмәтне гариза биргәннән соң 10 көн эчендә күрсәтәчәкләр. Башкортстанда бу ярдәм чарасыннан 15,1 меңнән артык бала файдаланган инде. 

Чыганак: glavarb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас