2024 елның 21 октябреннән 1 декабренә кадәр РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән хәрбиләргә Бәләбәй районыннан бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 100 меңнән 400 мең сумга кадәр арттырылды. Мондый карарны район Советы депутатлары кабул итте. Шулай итеп, Бәләбәй районында бер тапкыр бирелә торган түләү 1 млн 305 мең сум тәшкил итә, бу суммага Оборона министрлыгыннан – 400, республикадан 505 мең сум өстәлә, хезмәт хакын да исәпкә алганда һәр контрактчыга бер ел хезмәт өчен 3 805 мең сумнан алып акча биреләчәк.
Хезмәт итүгә заявканы Көнчыгыш урамы, 72 санлы йорт адресы буенча урнашкан Бәләбәй шәһәре, Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнары хәрби комиссариатында бирергә була. Белешмәләр өчен хәрби комиссариатның телефон номеры 8(34786) 5-39-99. Ул тәүлек әйләнәсенә эшли.
Чыганак: bashinform.ru