Социаль мохит
16 октябрь 2024, 15:46

Территорияләрне комплекслы үстерү механизмы ярдәм итәчәк

Башкортстанда авария хәлендәге тораклардан күчерүгә территорияләрне комплекслы үстерү  (КРТ) механизмы ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген, 16 октябрьдә төбәк башлыгы Радий Хәбиров үткәргән чираттагы “Төзелеш сәгате”ндә сүз барды.

Республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазифаларын башкаручы Артем Ковшов хәбәр итүенчә, 2024 елның октябренә төбәктә инде 10 КРТ килешүе төзелгән, аларда Уфада, Нефтекамада, Туймазыда һәм Чишмәдә 40 мең кв.м авария хәлендәге торактан күчерү каралган. Якындагы ярты елда территорияләрне комплекслы үстерү буенча тагын берничә килешү әзерләргә планлаштыралар, алар Уфада, Нефтекамада, Стәрлетамакта, Благовещенда, Белоретта һәм Чишмәдә 55 мең кв.м. күчерергә мөмкинлек бирәчәк. 

Башкортстан территориясендә гомуми мәйданы 392 мең кв. м булган 842 йорт авария хәлендә дип табылган. Шулардан 565 йорт 2024-2030 елларга гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча Республика адреслы программасына кертелгән. Программаның беренче этабын гамәлгә ашыруга 2024 елда инде 134,2 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас