Башкортстанда Стәрлетамактан контракт хезмәте өчен бирелә торган түләүне ике тапкырга арттырганнар: хәзер бу сумма 400 мең сум тәшкил итә. Шәһәр хакимиятендә хәбәр итүләренчә, Стәрлетамакта бер тапкыр бирелә торган түләү суммасы гомум алганда 1 млн 720 мең сумга тигез.
Русия Президенты указына ярашлы, Оборона министрлыгы белән контракт төзегән СВОда катнашучылар бер тапкыр бирелә торган 400 мең сум күләмендәге түләүне ала. Федераль акчалардан тыш Башкортстанда яшәүчеләр өчен 505 мең сум күләмендәге түләү каралган, шулай ук – Стәрлетамактан 400 мең сум күләмендәге түләү. Моннан тыш, рәсми рәвештә “СтерлитамакВодоКанал” оешмасына эшкә урнашкан очракта хәрби – 200 мең сум, Шәһәр мәдәният сараена эшкә урнашканда 205 мең сум күләмдәге түләүләр алала. Вакантлы урыннар чикле, диелгән.
Шулай ук Ватанны саклаучы аена 210 мең сумнан алып хезмәт хакы алачак. Аерым казанышлар – дошман техникасын басып алу һәм аны юкка чыгару - өчен өстәмә дәртләндерү чаралары каралган. СВОда катнашучыларның гаиләләре өчен төбәктә 40ка якын ярдәм күрсәтү чаралары каралган: шифаханәләргә юлламалар, салымнардан азат итү, базар хакларыннан арзанрак бәяле фатирлар, балалар өчен бушлай туклану һәм башкалар. Хәрбиләр үзләре сугышта катнашучыларга тиешле барлык ташламаларга ия, алар белем алуларын дәвам итә һәм эш урынында югарырак вазифаларга өмет итә ала.
Шулай итеп, хезмәт хакын исәпкә алып, хәрбиләр алачак түләү 3 825 000 сумга тигез. Башкортстаннан контракт хезмәте турында тулырак башбат.рф сайтында укый яисә +7 (347) 218-19-19 телефоны буенча белә аласыз.
P.S. Тулырак мәгълүматны Стәрлетамак һәм Стәрлетамак районы хәрби комиссариаты (Ходайбирдин ур., 118, каб. 19) телефоннары аша алырга мөмкин: 8 (917) 462 89-17; 8 (3473) 20-61-51. Шулай ук “Стәрлетамакводоканал” 8(917) 451-68-79, Шәһәр мәдәният сарае 8(987)497-19-98 телефон номерларын җыеп та кызыксындырган сорауларны бирергә була.
Чыганак: bashinform.ru