Барлык яңалыклар
Социаль мохит
9 сентябрь , 21:42

Яңа программага 565 күпфатирлы йорт кергән

2024-2030 елларга авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча яңа Республика адреслы программасына 38 муниципалитетта гомум мәйданы 227 мең кв. м булган 565 күпфатирлы йорт кертелгән. Бу хакта төбәк башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең төзелеш һәм архитектура министры вазифаларын башкаручы Артем Ковшов хәбәр итте.

Адреслы программа 2017 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган йортларда яшәүче 14,7 мең кешенең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Аны алты этапта тормышка ашырырга планлаштыралар. Беренче этап чараларын гамәлгә ашыру өчен 2024 елга 134,2 млн сум акча каралган. Алдагы этапларны финанслау “Яшәү өчен инфраструктура” яңа милли проекты кабул ителгәннән соң башланачак. 

Чыганак: glavarb.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: