Барлык яңалыклар
Социаль мохит
9 сентябрь , 19:03

СВОда катнашучылар өчен ярдәм чараларын электрон рәвешкә күчерү бара

2024 ел ахырына кадәр Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чараларын электрон рәвешкә күчерергә планлаштыралар. Бу хакта республика дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикин төбәк хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Шулай ук киңәшмәдә электрон ведомствоара мәгълүматлар алмашу мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. 2024 елда төбәкнең цифрлы үсеш министрлыгы 17 яңа сервиска керү мөмкинлеге алды, шул исәптән Русия Оборона министрлыгы тәкъдим иткән махсус хәрби операциядә катнашуны раслау буенча.

Геннадий Разумикин билгеләп үткәнчә, Башкортстан халкы дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу өчен ешрак мөрәҗәгать итә башлаган. Әйтик, 2023 ел нәтиҗәләре буенча республика дәүләт хезмәтләре алу өчен интернеттан файдалану күрсәткече буенча Русиядә 10нчы урынны алды, бу төбәкнең цифрлаштыру дәрәҗәсе югары булуын раслый. Дәүләт органнары белән хезмәттәшлек итәргә кирәк булган республика халкының 95,3 проценты моны “Дәүләт хезмәтләре” цифрлы платформасы ярдәмендә эшләгән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк.

Төбәкнең Цифрлы үсеш министрлыгы гражданнарга уңайлырак булсын өчен 2020 елдан 2024 елга кадәр “Госуслуги” порталында 85 массакүләм хезмәт күрсәтү урнаштырган, шул исәптән 26сы – социаль өлкәдә.

– Без әлеге хезмәтләр буенча гаризаларның 99,4 процентын халык электрон формада җибәрсен өчен техник мөмкинлекләр булдырдык, – дип билгеләп үтте Геннадий Разумикин.

Чыганак: glavarb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: