Барлык яңалыклар
Социаль мохит
28 август , 21:39

Шәйморатов ордены кавалерларының балалары турында кайгыртачаклар

БР Дәүләт Җыелышы — Корылтайның иҗтимагый хәвефсезлек, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитет рәисе Фәрит Гомәров генерал Шайморатов ордены кавалерлары клубы әгъзаларына генерал Шайморатов ордены белән бүләкләнгән һәлак булган СВО катнашучыларының балигъ булмаган балаларын шефлыкка алырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, алар ир-ат хәстәрлегенә һәм игътибарына мохтаҗ.

Мин аларның ир-ат терәгенә мохтаҗ булулары белән риза. Һәлак булган ир-егетләребезнең  һәр гаиләсе безнең игътибар һәм хәстәрлеккә чорналган булырга тиеш. Монда битараф булырга ярамый. Без аларны чараларга чакырырга тиеш. Сезнең  инициатива турында уйланырга кирәк. Сездән һәркем ул гаиләләргә шалтырата яисә кереп хәл белеп чыга ала. Бу бик әйбәт һәм кирәкле тәкъдим”, – диде Радий Хәбиров.  

Республика Башлыгы генерал Шәйморатов ордены кавалерлары клубы әгъзалары республика өчен бик күп файдалы эшләр эшли алачагына ышаныч белдерде.

“Орден статусын без югары тотабыз, ул безнең гаскәрләрдә югары бәяләнә. Клуб төзү карары алдан уйланылды. Иң мөһиме – файдалы булырга  һәм кабул ителгән карарларны башкарырга”, – диде төбәк Башлыгы.

Сугышчыларыбызның рухи остазы Хәмзә-хәзрәт тагын бер тапкыр тиздән Белем көне җитүен һәм Шәйморатов ордены кавалерларыннан һәркем СВОда катнашучыларның балаларын беренче сыйныфларга  озата алыр иде, дип искә төшерде. “Мин мондый йөкләмә бирдем инде, ул традициягә әйләнергә тиеш”, – диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы генерал Шәйморатов ордены кавалерлары клубы Советына иң лаеклы кешеләр керүен билгеләп үтте. "Анда сугышчылар да, эчке эшләр бүлекләре хезмәткәрләре дә, укытучылар да, хәрби журналистлар да, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә бар. Бу патриотик тәрбия дә, хәстәрлек тә, геройлар истәлеген мәңгеләштерү дә", — диде Башкортстан Башлыгы. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: