Барлык яңалыклар
Социаль мохит
27 август , 16:16

МРОТны 30 мең сумга кадәр күтәрергә уйлыйлар

Закон проекты инде эшләнгән. 

МРОТны 30 мең сумга кадәр күтәрергә уйлыйлар
МРОТны 30 мең сумга кадәр күтәрергә уйлыйлар

Дәүләт Думасында минималь хезмәт хакын (МРОТ) 30 мең сумга кадәр күтәрергә уйлыйлар. Моның турында ЛДПР депутаты, хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов хәбәр иткән.

"Көзге сессиядә Дәүләт Думасы 2025нче һәм 2026, 2027 еллар бюджетын караячак. Хөкүмәт, әлбәттә, МРОТның үз вариантын тәкъдим итәчәк, ә ул безне канәгатьләндермәячәк. ЛДПР партиясе МРОТны 2025 елның 1 гыйнварыннан 30 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итә", — дип белдергән Нилов.

Депутат әйтүенчә, бу закон проекты инде эшләнгән һәм Дәүләт Думасына 27 августта кертеләчәк. Русиядә МРОТ 2024 елның 1 гыйнварыннан 19 242 сум дип билгеләнгән. Кайбер өлкәләрдә төбәк коэффициентлары да бар.

Владимир Путин да хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттырырга тәкъдим итте. Июнь аенда Петербург халыкара икътисадый форумы (ПМЭФ) утырышында ул 2030 елга максат куеп, минималь хезмәт хакы күләмен аена 35 мең сумнан да ким булмаска тиеш, дигән иде.

Фото: Алексей Сухоруков/РИА Новости

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: