Башкортстанда 2 меңгә якын балалы гаилә социаль контракт программасы кысаларында ярдәм алган. Республиканың министрлар кабинетында белдерүләренчә, узган 7 ай эчендә төбәктә барлыгы 2,8 мең социаль контракт килешенгән. Программада катнашучыларга 514,4 млн сум акча түләнгән.
Социаль контрактларның шактый өлеше, төгәлрәк әйткәндә, 69 проценттан артыгы, балалы гаиләләр белән төзелгән. Дәүләт ярдәме белән балалы гаиләләр шәхси хуҗалык оештырган, авыр тормыш хәлендә калгач, ярдәм алган, бизнес башлап җибәргән. “...”
“Адреслы дәүләт ярдәменең төп максаты – мохтаҗ гаилә яки кешегә ярлылыктан чыгу өчен шартлар тудыру. Ел саен мондый адреслы социаль ярдәмне социаль контрактка нигезләнеп республиканың 5 меңгә якын кешесе ала”, — дип сөйләде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Министр белдерүенчә, адреслы ярдәмнең иң киң таралган юнәлешләре – эшкуарлык өлкәсе һәм шәхси хуҗалык алып бару.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елдан социаль контрактлар тәкъдим итү тәртибе социаль казначылык принципларына күчерелде. Социаль контрактны, шул исәптән бизнес ачуга да, төбәктә җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган республика халкы төзи ала. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы учреждениеләрендә аерым тормыш хәленә дучар кеше нинди учреждениегә мөрәҗәгать итүенә карамастан, ярдәмнең барлык чаралары буенча бер тәрәзә режимында консультация ала алсын өчен хезмәт күрсәтүнең “җөйсез” моделе төзелә. Гаризаны социаль яклау органнары, МФЦ бүлекчәләре аша да, Дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә мөмкин.
Чыганак: bashinform.ru