Барлык яңалыклар
Социаль мохит
22 август , 13:49

2,8 мең социаль контракт төзелгән

7 ай эчендә 2,8 мең социаль контракт төзелгән.

2,8 мең социаль контракт төзелгән
2,8 мең социаль контракт төзелгән

Башкортстанда 2 меңгә якын балалы гаилә социаль контракт буенча ярдәм алган.  7 ай эчендә 2,8 мең социаль контракт төзелгән. Программада катнашучыларга  514, 4 млн сум акча түләнгән.

Контрактларның 69 %тан артыгы балалы гаиләләр белән төзелгән. Республиканың 1915 гаиләсендә шәхси хуҗалык булдырганнар, үз эшләрен башлап җибәргәннәр, авыр тормыш шартларында ярдәм алганнар яисә гаиләнең өлкән әгъзалары эш тапкан. Билгеләп үтәргә кирәк, ил президенты инициативасы белән 2024 ел – гаилә елы дип игълан ителде.

 - Адреслы дәүләт ярдәменең төп максаты - мохтаҗ гаиләгә яисә гражданга ярлылыктан чыгу өчен шартлар булдыру. Ел саен мондый адреслы социаль ярдәмне, социаль контрактка нигезләнеп, республиканың 5 меңгә якын кешесе ала, – ди БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Министр билгеләвенчә, республикада адреслы ярдәмнең иң кирәкле юнәлешләре – шәхси эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару. Алар буенча ел башыннан 938 һәм 719 контракт төзелгән.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: