Барлык яңалыклар
Социаль мохит
18 август , 22:29

СВОда катнашучының гаиләсе торакка сертификат алган

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсе торакка сертификат алган.  “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында торак төзүгә яки сатып алуга социаль түләү бирү турында таныклыкларны Бөрҗән районының Әбделмәмбәт авылыннан Карамышевлар гаиләсе алды.

Район хакимиятендә хәбәр итүләренчә, Карамышевлар гаиләсе  2019 елдан алып торак шартларын яхшырту буенча исәптә торган.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Башкортстан Хөкүмәте төбәктә яшәүче күпбалалы гаиләләрнең аерым категориясенә торак сатып алуга социаль түләү алу хокукын раслаучы торак сертификатлары бирү тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертте. Хөкүмәтнең тиешле карарын республика премьер-министры Андрей Назаров имзалады. Торак сертификатлары алуга шулай ук әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучы (катнашкан) күпбалалы гаиләләр, шул исәптән Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылганнар да исәп тотарга хокуклы. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: