Барлык яңалыклар
Социаль мохит
15 август , 16:33

Өйләребез матур булсын

Республика Башлыгы инициативасы белән 2019нчы елдан күп фатирлы йортларда подъездларны ремонтлау программасы  кысаларында 3,5 млрд сумга 8,2 мең подъезд яңартылган

Өйләребез матур булсын
Өйләребез матур булсын

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 2018 елның 8 ноябрендә Уфа шәһәре һәм районы хакимиятләре хезмәткәрләре өчен үткән киңәшмәдә чыгыш ясап: “Кеше иртән торып пычрак подьездга чыга, ихатада тездән пычрак ерып эшкә китә икән – әлбәттә, ул кешенең көне буе кәефе булмаячак. Щгщр иртән чиста, якты подьезддан матур, чәчкәләр үсеп утырган ихатага чыга икән, бу инде икенче эш. Без уңайлы мохит булдырырга тиеш”, - дигән иде.

Шула итеп, Республика Башлыгы инициативасы белән 2019нчы елдан күп фатирлы йортларда подъездларны ремонтлау программасы эшли башлады. Аның кысаларында 3,5 млрд сумга 8,2 мең подъезд яңартылган, гомумән алганда, 4 меңнән артык күп фатирлы йорт тәртипкә китерелгән. 2,7 меңнән артык лифт алыштырылган. Бу узган бишъеллык дәрәҗәсеннән 2,5 тапкыр артык. Бу максатларга 22 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән. Үзенең комплекслылыгы буенча илдә уникаль булып “Башкортстан ихаталары” программасы тора.  Биш ел эчендә 1326 йорт төзекләндерелгән, 6 млрд сумнан артык акча кертелгән.

 Ремонт республика һәм муниципаль бюджетлар хисабына алып барыла Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үз акчаларын кертми. Агымдагы елда әлеге программаны тормышка ашыруга 108 млн.сум юнәлтелгән, шул исәптән БР бюджетыннан – 97,0 млн. сум, 5 муниципалитетта урнашкан 38 күпфатирлы йортның 117 подъездын ремонтлау каралган.

Уфа шәһәрендә, Аскын, Иглин, Чишмә һәм Стәрлебаш районнарында урнашкан 38 күп фатирлы йортта 117 подьезд ремонтланачак.

Уфа шәһәрендә быел 24 күп фатирлы йортта 77 подьездга ремонт ясаячаклар. Республиканың биш муниципалитетында исә 39 күп фатирлы йортта 119 подьездны төзекләндерү планлаштырыла. Чишмә поселогында Тынычлык урамында урнашкан 163 санлы йортта өч подьезд, Яшьләр урамында урнашкан йортның ике подьездына ремонт ясала.

– Бу 1963 елда төзелгән йорт, идәннәре тактадан, подъездның икенче катындагы идәннәрне юып булмый – су саркып беренче кат стенасы буйлап агып төшә иде, – дип сөйләде шушы программа буенча ремонтланган йорт буенча җаваплы Тамара Наконечная.
Хәзер подъездда чиста, түшәмнәр агартылды, икенче катның идәннәренә фанера, беренче катта плитә җәелде, стеналар зәңгәрсу яшел төскә буялды, яктырткычлар һәм почта тартмалары алыштырылды.
– Без бик канәгать, иң мөһиме, бик тиз эшләделәр, май бәйрәмнәре булса да, озакка сузмадылар, – диде бу өйдә яшәүче Нурсилә Байбурина.

«Тораксервис» җәмгыяте җитәкчесе Эдуард Илалов билгеләп үтүенчә, подьездларны ремонтлау программасы старт алганнан соң, 2019 елда  Чишмә районына республика бюджетыннан 9 миллион сум бүленгән, 2020 елда муниципалитет өч тапкыр кимрәк акча алган. 2021-2022 елларда Чишмә районына әлеге программа буенча акча бирелмәгән. Быел муниципаль хакимият тырышлыгы белән район әлеге программага кертелгән.

Чишмә районында алты торак пунктта – Алкин, Шөнгәккүл, Чишмә, Горный, Өйдрәк авыллары йортларында һәм поселокның үзендә 600 подъезд бар. Эдуард Фәнил улы сүзләренә караганда, республиканың бер генә авыл районында да мондый күләмдә подъездлар юк.

Былтыр исә Чишмә районына әлеге программа буенча подъездларны ремонтлауга хәтта 33 миллион сум акча бүленгән. Комиссия йортларны карап чыккач, программа буенча ремонтлау өчен 66 подъезд сайлап алынган. Быел исә Чишмәдә алты күпфатирлы йортка ремонт ясалачак. Бу – 21 подьезд дигән сүз. «Тораксервис» җәмгыятенең баш инженеры Илдар Рәфыйков сүзләренә караганда, ике авыл биләмәсендә һәм Чимшә авылындагы йортларга ремонт ясалып бетеп бара. Алкино-2 авылында Крючкова урамындагы 12 санлы йортта 6 подьезд, Кара Якуп авылы биләмәсендәге Горное авылындагы Яшьләр урамында урнашкан 11 санлы йортта 2 подьезд, шулай ук Чишмә поселогында 4 йорттагы подьездларга ремонтлар ясалып бетеп бара.

 Илдар Альберт улы әйтүенчә, күп фатирлы йортларда подъездларны ремонтлау программасына ярашлы тәрәзәләрне, почта тартмаларын, тоткычларны, ут сүндергечләрне, яктырткычларны, агач ишекләрне алыштыралар, ишектән кергәч беренче баскычка кадәр плиткалар җәяләр һәм канал кабелен урнаштыралар, кирәк булганда козырекны һәм тышкы ишекләрне ремонтлыйлар.

Шунысы кызыклы, бу подъездларда яшәүчеләргә диварларның декоратив штукатуркасын сайлау мөмкинлеге бирелә. Шулай ук, инвалидлар, яшь балалы аналар өчен уңайлы булсын өчен пандуслар урнаштырыла.

Подъездларның төсе дә анда яшәүчеләрнең теләгенә бәйле.

Гомумән алганда, төзүчеләр бер подъездда капиталь ремонт эшләрен ике атна эчендә башкарырга тиеш.

  • Башкортстан – кече шәһәрләрдә һәм тарихи авылларда уңайлы яшәү мохите булдыру буенча бөтенрусия конкурсында актив катнашучы, - диләрреспубликаның төзелеш министрлыгында. – Бу конкурста безнең 29 проект җиңү яулады. Ил буенча бу өченче нәтиҗә. Шунсы мөһим: конкурста безнең республиканың бөтен кече шәһәрләре дә катнашты һәм җиңү яулады. Сигез шәһәр хәтта ике тапкыр җиңүче булды. Верхотор, Вознесенское, Зилаер һәм Николо-Березовка авыллары хәзер туристик үзәкләр булып тора. Гомумән алганда, тарихи-табигый мохитне саклауга 4 млрд сум акча юнәлтелде.

2024 елның башында Русия Төзелеш министрлыгы 2023 елга йомгак ясап шәһәр мохитендә яшәү сыйфатының индексын исәпләп чыгаруы турында хәбәр итте. Аларның исәпләренә ярашлы, Башкортстанның 21 шәһәреннән 17се яшәү өчен уңайлы дип табылган.

Өйләребез матур булсын
Өйләребез матур булсын
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: