Барлык яңалыклар
Социаль мохит
14 август , 16:39

Кырмыскалы районының Колыш авылына газ килде

Бүген,  14 августта,  Кырмыскалы районында “Бердәм Русия”  партиясе Генераль советы Секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы, Башкортстанга эш визиты белән килгән Русия Федерациясе Президентының Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Владимир Якушев һәм Радий Хәбиров “Газпром межрегионгаз” компаниясе генераль директоры Сергей Густов белән бергә социаль газлаштырып бетерү программасы кысаларында Колыш авылында яңа газүткәргеч сафка тапшырдылар. 5,8 км озынлыктагы яңа газүткәргеч 150 йортны газлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Колышта яшәүчеләр 100дән артык килешү төзегәннәр инде, алар кысаларында челтәрләр 65 җир кишәрлеге чикләренә җиткерелгән. Кулланучыларны газ белән ышанычлы тәэмин итү өчен авылда газ көйләгеч пункт төзегәннәр. Бер үк вакытта Владимир Якушев, Радий Хәбиров  һәм Сергей Густов Кабак авылыннан Колыш авылына кадәр 3,4 км озынлыктагы авыллар арасындагы  газүткәргечне файдалануга тапшыруга старт бирделәр.

Шул ук көнне озак көтелгән газ Авыргазы районының Яңа Гуровка авылына да килеп җитте. Анда социаль газлаштырып бетерү программасы кысаларында авыл эчендәге 2 км озынлыктагы газүткәргеч төзелде. Ул 43 йортны “зәңгәр ягулык” белән җылытырга мөмкинлек бирәчәк. “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы сәркатибе вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Владимир Якушев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бөтен ил буенча социаль газлаштыруга якынча 1,3 млн гариза кабул ителгән. Газ челтәрләре 1 млн нан артык җир кишәрлеге чикләренә кадәр сузылган.

– Газлаштырып бетерү программасы  кысаларында бөтен ил буенча 616 мең йорт газ челтәренә тоташтырылган инде, – дип билгеләп үтте Владимир Якушев. – Башкортстанда моңа  62,8 мең гариза кабул ителгән, 45 меңнән артык йортта газ кулланыла инде. Төбәктә газ торбасын салу һәм газ җиһазларын сатып алу өчен 100 мең сум күләмендә компенсацияне Русия Президенты тарафыннан билгеләнгән барлык 13 категория льготачылар да алырга мөмкин. Республикада 13 социаль объектка газ челтәре кертелде. Ике объект – Баймак районының Түбән Таһир авылында мәктәп һәм Куергазы районының Яңа Мораптал авылында хастаханә – тулысынча тоташтырылган. Шулай ук Башкортстанда бакча ширкәтләрен газлаштыру программасы старт алды. Аның потенциалы 12,5 меңнән артык бакча йортыннан бәяләнә. Ышанам, бу сан артыр әле.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, бүгенге көндә газүткәргечне эшләтеп җибәр - республиканың “Газпром” белән берлектә кешеләр өчен иң мөһим бурычларның берсен хәл итү үрнәге. – ”Газпром” белән бергәләп, оешкан төстә эшләү нәтиҗәсендә Башкортстанда газлаштыру дәрәҗәсе ил буенча иң югарылардан санала. Төбәктә 3 меңнән артык торак пункт, 1,5 млн йорт һәм фатир газлаштырылган, – диде Радий Хәбиров. – Президентыбыз Владимир Путинга аерым рәхмәт. Аның карары буенча ике зур программа кабул ителде. 2025 елга кадәр газлаштыру программасы буенча бүген без газүткәргечләрне кечкенә торак пунктларга алып барабыз. Ә газлаштыру Президент программасы буенча республиканың тагын 45 мең йортына газ килгән. Катлаулы шартларга карамастан, без кешеләрнең проблемаларын хәл итү өстендә эшлибез. Һәм моны эшләүне дәвам итәчәкбез.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: