Барлык яңалыклар
Социаль мохит
8 август , 14:12

Сөт эчеп үссен балалар

“Сөт кухнялары” булдыруның максаты шул

https://vk.com/azamatyuldashbaev
https://vk.com/azamatyuldashbaev

Бүген Башкортстандагы “Сөт кухнясы” оешмасы – илдә иң эре челтәрләрнең берсе, чөнки аның продукциясе тоташ республикага тарала.  

Исегездәдер, Радий Хәбиров республиканы җитәкли башлагач, “Сөт кухнялары”н республикага буенча тарату кирәклегенә басым ясады һәм бу юнәлештә эш башланды. “Без бу юлны башлаганда “Сөт кухнясы” Уфада гына иде һәм аның белән 3 мең кеше генә куллана иде. Бүген урындагы җитештерүчеләрнең сыйфатлы сөт продуктларын күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге, опекада булган балалар да ала. Шунысы мөһим –  “Сөт кухнясы” продукциясен мәктәп туклануы рационына кертәләр”, – ди ул.

Әлеге көндә “Сөт кухнясы” оешмасына заманча югары технологияле корылмалар белән җиһазландырылган җиде җитештерү мәйданчыгы керә.  Цехлар Уфада, Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама, Белорет, Сибайда һәм Югары Кыйгы авылында урнашкан.

Сибайда 2020 елның гыйнварыннан сөт ризыкларын тарату пункты эшли башлый. Башта сөт, йогырт, эремчекне Белорет шәһәреннән атнасына ике тапкыр алып килгәннәр. Ә шул елның мартында шәһәрдә предприятиенең үз бүлекчәсе ачыла. Штатка элекке сөт-консерв комбинатының эшчеләрен алалар.

Бүген җитештерү цехында сөт ризыкларының 13 төре эшләнә: сөт, эремчек, төрле тәмдәге йогыртлар, сабыйлар өчен коры катнашмалар әзерләнә.

– Сөт кухнясын яңарту – әлбәттә, якшы һәм кирәкле идея. Моны кулланучылар да бәяләде. Бүген Сибайда эшләп килүче цехтан Әбҗәлил, Зилаер, Хәйбулла, Зианчура, Баймак районнарында һәм Сибай шәһәрендә яшәүче 3 яшькә кадәрге 2176 бала, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, ятим балалар, йөкле катыннар, яшь аналар ризык алып куана, – диде шәһәр хакимияте башлыгы Азамат Юлдашбаев.

– Бездә атнага уртача унике тонна сөт эшкәртелә. Әзер продукция Сибай, Акъяр, Баймак, Аскар, Исәнгул һәм Зилаер авылларында таратыла, – дип таныштырды Сибай шәһәре бүлекчәсе башлыгы Тереза Елесина. – Барлык продукция конвейердан таратыла һәм суыткыч җайланма куелган автомобильләрдә китерелә. Кулланучыларның категориясенә һәм яшенә карап, коры витаминлы катнашмалар, балалар өчен сөт катнашмалары, тиз эри торган боткалар, шулай ук кечкенә балалар өчен сөт продукциясе – эремчек, сөт, йогырт бирелә.

***

Бүген Башкортстанда яшәүче 23 648 кеше – 382 авырлы хатын-кыз, бала имезүче 452 әни, 21999 өч яшькә кадәрге бала һәм махсус операциядә катнашкан гаиләләрдән 815 әгъза – “Сөт кухнясы”ннан бушлай ризык ала. Төбәктә 132 тарату пункты эшли, аларда балалар өчен сөт бирелә һәм сатыла.

Быел 1 июльдә узган оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе “Сөт кухнясы”ның җитештерү куәтләрен арттыру эшен дәвам итәргә кушты. Үсеш юнәлешләре турында уйларга кирәк. Алар ике төрле булырга мөмкин. Беренче очракта сүз товарлар ассортиментын киңәйтү, яңа файдалы һәм тәмле продуктлар булдыру турында бара. Икенче вариант республикада җитештерү күләмнәрен арттыруны һәм яңа базарларга чыгуны күздә тота. Республикада сөт күп, аны эшкәртергә кирәк”, – дигән бурыч куйды Радий Хәбиров.

https://vk.com/azamatyuldashbaev
https://vk.com/azamatyuldashbaev
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: