Барлык яңалыклар
Социаль мохит
7 август , 15:36

Сөт, эремчек, йогырт...

“Сөт кухнясы” продукциясен балалар гына түгел, үзебез дә яратабыз", – диләр әниләр.

Бүген Башкортстандагы “Сөт кухнясы” оешмасы – илдә иң эре челтәрләрнең берсе, чөнки ул республиканың барлык халкын колачлый. Аңа заманча югары технологияле корылмалар белән җиһазландырылган җиде җитештерү мәйданчыгы керә. Алар Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама, Белорет, Сибайда һәм Югары Кыйгы авылында урнашкан.

Әбҗәлил районы Аскар авылындагы тарату пункты Сибай бүлекчәсенә карый.

– Бездә атнага уртача унике тонна сөт эшкәртелә. Әзер продукция Сибай, Акъяр, Баймак, Аскар, Исәнгул һәм Зилаер авылларында таратыла, – дип сүз башлады Сибай шәһәре бүлекчәсе башлыгы Тереза Елесина. – Бүген ташламалы категорияләргә караган йөкле хатын-кызлар, имезүче аналар һәм өч яшькә кадәрге балалар  – барлыгы 2176 кеше  бушлай продукция ала. Аларның 495е – Әбҗәлил районы кешеләре. Барлык продукция конвейердан таратыла һәм суыткыч җайланмалы автомобильләрдә китерелә. Алучыларның категориясенә һәм яшенә карап, коры витаминлы катнашмалар, балалар өчен сөт катнашмалары, тиз эри торган боткалар, шулай ук кечкенә балалар өчен сөт продукциясе – эремчек, сөт, йогырт бирелә.

“Сөт кухнясы” продукциясе белән кулланучылар бик шат. Сөт азыкларын балалар күптән ярата башлады, ди Дәүләт авылыннан биш бала анасы Раушания Әхмәрова.

–  Мин инде 5 ел дәвамында сөт продуктлары алам, – ди ул. – Һәм беләсезме, бу сизелерлек ярдәм! Өстәвенә, тәмле дә, файдалы да! Игезәкләрем – улым Батырша һәм кызым Гәлсәр “Сөт кухнясы”ның сөте, йогырты, эремчегендә үсте. Хәзер аларга 5әр яшь. Бүген иң кече улым Әхмәт сыйлана. Балалар гына түгел, без үзебез дә яратабыз бу продукцияне.

Аскар авылыннан Алсу Әскәрова да ике яшьлек улым Әзһәр сөтне аеруча ярата, ди.

– Улым башка сөтләрне эчәргә теләми дә. Ә аларның эремчеге искиткеч, – диде ул.

Исегездәдер, Радий Хәбиров республиканы җитәкли башлагач, “Сөт кухнялары"н барлык республикага тарату кирәклегенә басым ясады. “Без бу юлны башлаганда сөт кухнясы Уфада гына иде һәм аның белән 3 мең кеше генә куллана иде. Бүген урындагы җитештерүчеләрнең сыйфатлы сөт продуктларын күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән, опекада булган балалар да ала. Шунысы мөһим – сөт кухнясы продукциясен мәктәп туклануы рационына кертәләр”, – диде ул.

Бүген Башкортстанда яшәүче 23 648 кеше – 382 авырлы хатын-кыз, 452 имезүче әни, 21999 өч яшькә кадәрге бала һәм махсус операциядә катнашкан гаиләләрдән 815 әгъза – бушлай сөт азыгы ала.

 

https://abzelil.com
https://abzelil.com
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: