Шәһәр нәрсәләре белән матур дисез?! Күпкатлы йортлары, шома асфальт урамнары, мәһабәт концерт-театр биналары белән дисезме? Алай гына түгел шул, шәһәрне заманча ял парклары, скверлар да бизи! Бакча-парклар кала халкы өчен аеруча зур әһәмияткә ия.
Бүген без заманча паркларны спорт корылмалары, йомшак түшәмәле балалар уен мәйданнары, күз явын алып үсеп утыручы чәчәкләре белән күз алдына китерәбез. Уфаның Инорс микрорайонында яшәүчеләр әнә шундый заманча җәмәгатьчелек киңлекләренә ия булды. Ә бит күптән түгел генә моңардан мәхрүм идек. Бистәдә яшәүчеләр, мин үзем дә, тирә-юньдә барган уңай үзгәрешләргә шатланып туя алмыйбыз. Чөнки микрорайоныбыз күзгә күренеп күркәмләнә.
Шәхсән, мин үзем яңа фатир алып, шушы бистәгә яшәргә күченгәндә (2011 нче елда) хәлләр бөтендәй башкача иде. Безнең йорт янында куе итеп үсеп утырган әрем-билчәннәр, ягъни ташландык җир, озак кына кәефне кырып торды. Баштарак бу ташландык урында йорт төзергә тиешләр дигән имеш-мимешләр дә йөрде. Моннан 3—4 элек кенә, ниһаять, бу урынга тракторлар һәм экскаваторлар килде. Иң тәүдә алар берничә төп чыршы утыртты, аннары сукмаклар пәйда булды. Шуннан соң сквер эчендә бер-бер артлы заманча спорт инвентарьләре урын алды, балалар уен мәйданнары ясалды, чәчәкләр утыртылды, скверга ерактан ук игътибарны үзенә тартып торучы таш бөркет сыны «кунды». Нәтиҗәдә, күзләрне иркәләп торучы бик матур сквер пәйда булды.
Инорс бистәсен күркәмләндерү буенча эшләр моның белән генә тәмамланмады. Микрорайонның «Җылы күл» буе территориясен төзекләндерү иң зур күләмле проектларның берсеннән санала. Моннан 2 ел элек күлнең яр буйларын ямьләндерү буенча эшләр башлануы бистәдә яшәүчеләр өчен бигрәк тә сөенечле булды. Чөнки моңа кадәр күл тирәсе бик каралмады, ничек бар шул килеш үз тормышы белән яшәде. Бер почмакта ял итү һәм кызыну урыны барлыкка-бар иде, тик ул бит бер почмакта гына. Ә күлнең территориясе шактый зур. Әле төзекләндерелгән урыны гына 5 гектарга якын мәйдан били.
Бүген без «Җылы күл» тирәсендә бик зур эшләр башкарылды дип кыю әйтә алабыз. Күлнең яр буе линиясе төзекләндерелде һәм анда эшләр бүген дә дәвам итә. Былтыр көзен күл читендә, кешеләр иң күп йөргән урында, таштан һәм тактадан сукмаклар салынды. Ә урнаштырылган эскәмияләр, лампочкалар, чүп савытларының исәбе-саны юк — алар адым саен! Бәләкәй балалар өчен дә, үсмерләр өчен дә, аерым-аерым, берничә уен мәйданы, ә өлкәннәр өчен шашлык кыздыру, коену урыннары ясалды.
Әйткәндәй, күл ни өчен «Җылы» дип атала? Бу күл — ясалма, аңа ТЭЦтан җылы су агып чыга, шул сәбәпле аның суы беркайчан да туңмый. Ачы салкыннарда да суы туңмаган күл өстен ямьләндереп биредә меңнәрчә үрдәк кыш чыга.
Әйтүе генә ансат: куелды, урнаштырылды, тәртипкә китерелде… Ә бит бу гади генә сүзләрнең төбендә никадәр тырышлык, хезмәт ята! Микрорайонның Баландин урамы белән Мушников урамы кисешкән урыннан ук башлана күл буен тәртипкә китерү эшләре. Урамны аркылы чыгу белән сквер зонасына керәсең. Эскәмияләрнең күп урнаштырылуы бигрәк тә җайлы. Шунда ук кечкенә балалар өчен мавыктыргыч итеп ясалган уен зоналары, кафе бинасы урын алган, тирә-ягына чәчәкләр һәм яшь куаклар утыртылган тигез юл салмак кына күл буена алып бара. Ә анда теләсәң саф һава сулап, күлгә сокланып - хозурланып, төрле формаларда ясалаган эскәмияләрдә утыр, теләсәң җәяү йөре, теләсәң спорт белән шөгыльлән, телисең икән гаиләң белән күңел ач!
Әлбәттә, бу уңайлыклар үзеннән-үзе барлыкка килмәде. Моннан биш элек, республика белән Радий Хәбиров җитәкчелек итә башлау белән, ул республика күләмендә җәмәгатьчелек киңлекләрен булдыру һәм төзекләндерүгә зур игътибар бүлә башлады. Бу җәһәттән эшләрнең асылда ничек баруын үз күзләребез белән күрәбез һәм бәяли алабыз. Үгисетелгән бала сыман гел читтә кала биргән Инорска, бистәдә яшәүчеләрне шатландырып, Радий Хәбиров зур игътибарын юнәлтте.
Бистә халкын үзенә тартып торучы гаять гүзәл табигатьле урын күптән үзен төзекләндерүне көтә иде. «Безгә экосистеманы саклап калу мөһим. Чөнки биредә урман да, су да. Түләүле ике кызыну урыны бар. Бу дөрес түгел, шуңа күрә биредә түләүсез кызыну урыннары булачак»,— диде Радий Фәрит улы «Җылы күл»гә шәхсән үзе килеп, кешеләр белән очрашу вакытында һәм күл буен тәртипкә китерергә вәгъдә итте.
Вәгъдә-иман. Ике елдан соң, ягъни быел 12 июнь — Шәһәр көнендә, «Җылы күл»гә янә килеп төзекләндерү эшләрен бәяләде. Биредә яшәүчеләр аңа ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Шәһәр мэры, Ратмир Мәүлиев белдерүенчә, күл буен төзекләндерү өчен республика җитәкчесе Радий Фәрит улы фәрманы белән 600 миллион сумнан артык акча бүленгән. 250 метрлы слалом ишү каналы «Җылы күл»не төзекләндерү проектының — иң зур программасы. Канал төзелеп беткәч, слалом буенча халыкара ярышлар үткәрү күзаллана.
Җылы күл читендә төзелүче әлеге объект Европадагы ел буена эшлиячәк уникаль һәм бердәнбер комплекс булачак. Слалом белән шөгыльләнүчеләр аның ачылуын түземсезлек белән көтәләр, чөнки Русия спортчыларының ярышлар үткәрү өчен шартлары юк. Бердәнбер ясалма канал Новгород өлкәсендә урнашкан һәм ул елына 3—4 ай тирәсе генә эшли. Шул сәбәпле Русиянең җыелма командасы күнекмәләрен чит илләрдә үткәрергә мәҗбүр, төбәкләрдә исә хәлләр күпкә катлаулырак. Шуңа күрә Уфаның «Җылы күл»ендә төзелүче каналга зур өметләр баглана.
250 метр озынлыгындагы каналның тирәнлеге —1,7 метр. Ул «Җылы күл»не Караидел елгасы белән тоташтыра. Күлдән туры канал үтәчәк һәм елгага шлюз ачылачак. Уникаль һәм бердәнбер комплекста иң югары дәрәҗәдәге ярышлар үткәреләчәк һәм ул күлнең суы туңмау сәбәпле ел буена эшлиячәк. Спортчылар биредә 20 градус салкыннарда да шөгыльләнә алачак. Зур төзелешне Уфаның 450 еллык юбиллеена тәмамлау күзаллана.
Бүген «Җылы күл» — бистәнең генә түгел, башкалабыз Уфаның да күрке. Зурларның да, яшьләрнең дә, балаларның да бирегә киләселәре килеп кенә тора. Ерак араларны якын итеп килгән кунакларны да каршыларга әзер ул.
Рөстәм РӘХМӘТУЛЛИН фотолары.