Русия хөкүмәте күп балалы гаиләләргә ипотека каплауга түләүләр бирүне 7 елга озайтты. Бу хакта министрлар кабинетының Телеграм-каналында хәбәр ителә.
2024 елның1 гыйнварыннан алып 2030 елның 31 декабренә кадәр өченче һәм аннан соңгы балалары туган күп балалы гаиләләр, 450 мең сум күләмдә түләү алып, аны торак кредитын каплауга куллана ала. Ипотека килешүе 2031 елның июль башына кадәр төзелгән булырга тиеш.
Бу карар Владимир Путинның февраль аенда Федераль Җыелышка юллама барышында ишеттергән йөкләмәсен башкару уңаеннан кабул ителде. Май ахырында тиешле закон кабул ителде.
Әлеге 450 мең сум күләмдәге түләүне бары тик торак милкенә булган ипотеканы – кредитны яисә аның буенча процентларны – каплауга юнәлтергә мөмкин. Бу түләү өчен башка бернинди максатлар да каралмаган.
Чыганак: rbc.ru