2019 елда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән “Башкорт ихаталары” күп катлы йортларның ихата биләмәләрен төзекләндерү программасы гамәлгә кертелде. Бу программа Русиянең бер генә төбәгендә дә юк, аның бары тик Башкортстанда гына булуы уникаль. Шуңа да Радий Фәрит улы аны торак-коммуналь хуҗалыгындагы өстенлекле проектларның берсе дип атады.
“Мин, әгәр без ихатага керсәк, барсын да тәртипкә китерергә кирәк дигән фикерне яклыйм. Шунда ук подьездларны эшләргә, кыекны, фасадларны тәртипкә китерергә”, - дигән иде төбәк башлыгы. Ул бу программаны ел саен дәвам итәчәкбез, мөмкин кадәр йорт алларындагы биләмәләрне яңартуга өстәмә акча бүләргә тырышачакбыз, диде.
Биш ел эчендә республикада “Башкорт ихаталары” программасы буенча 1326 йорт алды ихатасы яңартылган. Анда 400 мең кеше яши. Ихаталарны, нигездә, республика казнасыннан ремонтлыйлар. 2024 елда 143 ихатаны яңарту планлаштырыла.
2024 елда яңартылган ихаталар арасында Уфа шәһәренең Дим бистәсендәге Ухтомский урамындагы 16 санлы, Мусоргский урамындагы 23, 25, 25/1 йортлар арасындагы ихата да бар.
Төзекләндерү турындагы карарны торак хуҗаларының гомум җыелышында коллектив кабул итә. Программа үз эченә балалар һәм спорт мәйданчыклары төзүне, яшелләндерүне, парковкаларны төзекләндерүне һәм башка эшләрне ала. Эш сыйфаты белгечләр тарфыннан контрольда тотыла һәм халыкның фикерен исәпкә ала.
Ихатаны яңаруга әзерләгәндә иске агачларны кисәргә туры килде. Монда озак яшәгәннәр өчен бу, әлбәттә, авыр булды. 1974 елда утыртылган агачларны кистек, әмма яңа мәйданчыкны күргәч, алар да үз фикерләрен үзгәртте. Безнең ихатада яңа күп функцияле мәйданчык барлыкка килде, утырып ял итәргә эскәмияләр куелды. Уңайлы тротуарлар эшләнде, төнлә утлар янып тора, видеокүзәтү бар. Автомобиль куярга яңа урыннар күбәйде. Икенчедән, бу эшне башкарган арада монда яшәүчеләр бер-берсе белән якыннанрак танышты, киләчәктә дә төзекләндерү эшләрен бергә эшләр өчен бу бик яхшы булды.
Мусоргский урамының 23 санлы йорт рәисе Виталий Богданович та бары тик җылы сүзләр генә әйтте.
Шат күңелле балаларның уйнап йөрүләрен үзем дә туктап карап тордым. Тибрәлү бәвелчәге, карусель, каршылыклар лабиринты, тренажерлар белән җиһазландырылган, хәвефсез резина белән капланган мәйданчыкта балалар кемузардан йөгереп уйнап йөриләр иде.
Ухтомский урамындагы 16нчы йортта яшәүче Гөлчәчәк Йомагуҗина:
– Моңа кадәр безне иң нык борчыганы – парковка урыннары булмау иде, кич эштән кайткач машина кую өчен чит ихаталарга да чыгарга туры килде. Яңартылган ишегалларында өстәмә парковка урыннары гына түгел, җәяүлеләр өчен хәвефсез юллар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, уңайлы эскәмияләр, кечкенә архитектура формалары һәм яктырту баганалары булачак дип вәгъдә иттеләр. Без моңа бик шат, дию генә аз булыр.
Бу – безнең күптәнге хыял иде. Күрәсез, республика белән хуҗалык эшләрен оста алып баручы кеше идарә иткәч, хыяллар да чынга аша, - диде.
Дим бистәсендәге барлык эшләрне август аенда тәмамлау планлаштырыла. “Халык тарафыннан подрядчыларга карата мондый ихтирам хисе күргәнем юк иде әле – аларны һәрвакыт кайгырту һәм игътибар белән әйләндереп алырга әзерләр”, – дип билгеләп үтте Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев.
Әйтергә кирәк, программа шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да гамәлдә. Аскын, Әбҗәлил, Авыргазы, Баймак, Бәләбәй, Белокатай, Белорет, Бөре, Бүздәк, Дәүләкән, Дуван, Дүртөйле һәм башка күп кенә районнарда да быел ихата аллары яңартылган. Илеш районы хакимият башлыгы Илдар Мостафин әйтүенчә, район үзәге Югары Яркәй авылында ихаталарны комплекслы төзекләндерү республика программасы кысаларында Ходайбирдин һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнарында ишегалды территорияләре төзекләндерелгән. Эшләр ике этапта башкарылган, юллар, парковкалар, тротуарлар асфальтланган. 24 яңа яктырту баганасы урнаштырылган, парковка урыннары булдырылган, билгеләр куелган.