Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү эше бар юнәлешләр буенча берьюлы алып барыла. Бу хакта ЦУРда узган хөкүмәтнең оператив утырышында гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова сөйләде.
Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларның 5396 баласы бушлай балалар бакчаларына йөри, 5-11 сыйныфларда укучы 6692 укучы мәктәпләрдә бушлай туклана, шулай ук көллият укучылары бушлай туклана, 2629 бала балалар лагерьларында ял иткән, 4336 бала бушлай түгәрәкләргә йөри, 1519 бала шифаханә-курорт дәвалануы алган. Моннан тыш, шифаханәләрдә махсус операциядә катнашучы 3859 кеше һәм аларның гаилә әгъзалары сәламәтлекләрен ныгыткан.
“Ярымстационар формада һәм өйдә бушлай нигездә 1303 кеше социаль ярдәм алган. Шул ук вакытта балаларны кыска вакыт эчендә карау хезмәте белән 91 гаилә колачланган. Шәхси торак йортларга газ кертү сертификатлары белән 580 кеше тәэмин ителгән. Мәшгульлек үзәкләренә махсус хәрби операциядә катнашучыларның 917 гаилә әгъзасы мөрәҗәгать иткән, шуларның 445е эшкә урнаштырылган, калганнары үзләренә туры килгән эш урынын эзләүдә ярдәм ала. Льготалы социаль бәяле торак сатып алу хокукы белән 141 кеше кулланган. Медицина оешмаларында – 2 меңнән артык кеше, “Гаилә” үзәкләрендә – 5,5 меңнән артыграк кеше консультацион психологик ярдәм алган. Шул ук вакытта гаилә хезмәте белгечләре махсус операциядә катнашучыларның 7 меңнән артык гаиләсен йөреп чыккан”, – дип сөйләде Ленара Иванова.
Министр сүзләренә караганда, СВОда катнашкан 72 кеше хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча белем алуга сертификатлар белән тәэмин ителгән. Җир участокларын бушлай бирү өчен 156 кеше чиратка баскан.
Башкортстанда яшәүчеләр Мәскәүнең дәвалау учреждениеләрендә яткан туганнарының хәлен белә ала. Башкортстан дәүләт власте органнары эшчәнлеген тәэмин итү аппаратының номерлы фондында башкалада дәваланучы хәрби хезмәткәрләрнең 100 гаилә әгъзасы бушлай яшәү мөмкинлегеннән файдаланды.
"Быелның июненнән без аерым категория гражданнарны, шул исәптән махсус операциядә катнашучыларны реабилитацияләүгә 52,5 мең сум номиналлы сертификатлар бирә башладык. Бүгенгә мондый сертификатлар белән 18 кеше тәэмин ителгән. Махсус операциядә катнашучылар шулай ук Русия социаль фондының БР буенча бүлегенең аерым контролендә тора һәм өстенлекле тәртиптә реабилитацияләүнең кирәкле техник чаралары белән тәэмин ителә”, — дип өстәде Ленара Иванова.