Барлык яңалыклар
Социаль мохит
23 июль , 08:21

Ана капиталын куллану мөмкинлеге арта

Бу торак мәсьәләсен хәл итүгә кагыла.

okaygorod.com
okaygorod.com

Ана капиталы акчаларын шәхси торак төзелешенә эскроу-исәп механизмы аша тотынырга мөмкин булачак. Ил Президенты Владимир Путин шул хактагы законга кул куйды.

Документка ярашлы, ана капиталы акчаларын, эскроу-исәп кулланып, төзелеш подряды килешүе буенча торак йорт төзелешенә юлларга мөмкин булачак. Закон шулай ук эскроу исәбе килешүе туктатылган очракта ана капиталы акчаларын кире кайтару механизмын да күздә тота. Яңа закон 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керә.

Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Сергей Колунов аңлатуынча, әлеге нигезләмәләр гаиләләрне өстәмә яклау кысаларында кертелгән.

Әйтергә кирәк, Башкортстанда 2024 ел башыннан алып 430 гаилә ана капиталы акчаларын йорт төзелешенә тотынган. “Ана капиталы акчалары шәхси торак төзелешенә, йортның торак мәйданын реконструкцияләү барышында киңәйтүгә, яки инде төзелгән яки реконструкцияләнгән йортка чыгымнарны компенсацияләү өчен кулланылды”, – ди Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлеге идарәчесе Фәнил Вахитов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: