Барлык яңалыклар
Социаль мохит
17 июль , 14:56

Бөрҗән мәдәният йортлары балкып тора

Көньяк Урал тавы итәгендә утырган — Бөрҗән районы Башкортстанның иң гүзәл табигатьле почмагы.

Бөрҗән мәдәният йортлары балкып тора
Бөрҗән мәдәният йортлары балкып тора

Нәкъ шушы район территориясендә Русиядә киң танылу яулаган Шүлгәнташ мәгарәсе, «Башкортостан» мили паркының чирек өлеше урнашкан. Бөрҗән җире мәгърүр һәм төз нарат, карагай агачларына бай булган куе караурманнары белән дә дан тота.

         Билгеле сәбәпләр аркасында  район җирлегендә зур җитештерү предприятиеләре юк. Авыл хуҗалыгына җәелеп китеп эшләр өчен мөмкинлекләре чикле — районның 90 процентка якын территориясен куе урманнар били. Әйтерсең лә, табигать биредә туризмны үстерү өчен масхус рәвештә үзе шартлар тудырган. Бәлки, шуңа Бөрҗәндә экологик туризм тармагы ныклап аякка басып килә.

         Бүген бигрәк матур тормышта яши бөрҗәнлеләр. Яңа йорт төзим дисәң, урман өсләренә аварга тора. Район үзәгендә һәм авылларда нарат һәм карагай агачыннан салынган мәһабәт өйләр урамнарны ямьли. Республиканың төпкел районы булып саналса да, яшәү өчен уңайлы шартлар бар. Шөкер, заманча мәдәният йортлары җыр-моңнардан гөрләп тора, буш вакытларында спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен заманча тренажерлар белән җиһазландырылган мәйданнар булдырылган.

                                     Бөрҗәннең мәдәният йортлары

         Бөрҗән районы җирлегендәге мәдәният учреждениеләре ел саен Русия хөкүмәте тарафыннан оештырылган төрле программаларда катнаша. Әйтергә кирәк, 2019 елдан, республика белән Радий Хәбиров җитәкчелек итә башлаган чордан алып, республика илнең төрле проектларында актив катнаша башлады. Билгеле булуынча, проектларның күпчелеге  бәләкәй шәһәрләр һәм авылларны үзгәртүне, аларга заманча төс бирүне, төзекләндерүне күзаллый. Радий Хәбиров республика Башлыгы булып эшли башлагач та, Русиянең төрле программаларында актив катнашуны максат итте һәм шуңа ярашлы кала һәм район башлыклары каршына катгый таләпләр дә куйды: илдә игълан ителгән бөтен программаларда катнашырга һәм төбәкләрне үстерүгә көчне кызганмаска! «Без яхшырак булдырабыз» — Башкортстан җитәкчелеге бу гыйбрәне үзенең төп девизы итте.

Ә программалар  һәм проектларга килгәндә, алар бик күп төрле. Әйтик, «Реаль эшләр программасы»— кече калаларга һәм авылларга ярдәм итүне күзаллаган  җанлы программаларның берсе. Бу программа булышлыгында ел саен никадәр авыл мәдәният йортлары  ремонтланды икән? Ил буенча йөзләрчә генә түгел, меңнәрчә!  Бөрҗән районы әлеге программада катнашып, күп кенә мактаулы эшләр башкарган. Мәсәлән, соңгы елларда Колган авыл мәдәният йорты өчен спорт инвентаре сатып алынган. Ә Яңа Монасыйп авыл мәдәният бинасының нигезен ныгытканнар.

         «Реаль эшләр программасы» булышлыгында районның Котан авылы мәдәният йортына килгәндә, 321 500 мең сумлык капиталь ремонт үткәрелгән. Яңа Усман авылында исә 225 мең сумга җылыту казанын ремонтласалар, Мәһәди авыл клубында 110 мең сумга җылыту системасы яңартылган. «Реаль эшләр» проекты буенча бүленгән акчаларга Яңа Сөбхангул коллективына милли костюмнар һәм бию өчен итекләр алганнар.

         Район мәдәният йорты директоры Гөлнур Гали кызы НӘДЕРШИНА белдерүенчә, әгәр «Реаль эшләр» проекты эшли башлаган чордан алып анализ ясаганда, авыл клубларын ремонтлау —  иң  популяр сорауларның берсе. Программа булышлыгында Киекбай авыл клубы капиталь ремонт кичергән. Тимер авыл клубы үзешчәннәре өчен сәхнә костюмнары сатып алганнар.

Моңа кадәр кышларын кайсыбер авыл клубларында салкын булуы сәбәпле утырып тору да мөмкин булмаса, хәзер федераль һәм республика акчаларын җәлеп итү аркасында клублары җылы, җыйнак, уңайлыга әверелгән. «Мондый клубларда эшләве җан рәхәте», —дип, шатлыклары белән уртаклашты Гөлнур Гали кызы.

         «Мәдәният» милли проекты да район җирлегендә күп эшләр башкарырга булыша. Әлеге проект буенча бүленгән 2 млн.92 мең 880 сумга Гаделгәрәй авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясауга ирешкәннәр. Бүген авыл мәдәният йорты үзенең яңа тәрәзәләре һәм ишекләре,тышкы күренеше белән, күзләрне иркәләп, балкып утыра. Мәдәният йортының тышында гына түгел, эчендә дә бихисап эшләр башкарылган: түшәме һәм идәне, эчке стеналары яңартылган, электрүткәргеч алыштырылган, тамашачылар залы, сәхнә, түгәрәкләр алып бару кабинеты һәм китапханәгә ремонт ясалган. Яңа пар казаны урнаштырылуын да әйтергә кирәк. Ял зонасында бик матур бильярд һәм теннис өстәлләре урын алган.  Клубта бизәкләү-гамәли сәнгате клубы эшли.

         2022 елда гына да «Кече ватан мәдәнияте» проекты буенча Бөрҗән районына 3 млн. 898мең 868 сум бүленгән. Бу акчаларга «Газель» микроавтобусы, компьютер комплекты, ноутбук, экранлы проектр, тавыш көчәйтү аппаратурасы сатып алынган.

Шулай тырышып төрле программаларда катнашу нәтиҗәсендә күп эшләр башкарылган. Ни дисәң, дә авыл үзенең мәдәният учаклары белән дә ямьле һәм аларның һәркайсы балкып ерактан ук күзгә ташланып тора. Шунысы шатлыклы, элек төпкел дип саналган авылларда да заманча, уңайлы шартлар тудырылган һәм җылы клублар саны арта. Димәк, алар үзешчән һәм һөнәри артистлар җыр-моңыннан, тамашачылар алкышлавыннан  һич тынып тормас. Биредә тагын бер кат республика җитәкчесе Радий Хәбировның республика халкын төрле программаларга җәлеп итүен телгә аласы килә.

Бөрҗән мәдәният йортлары балкып тора
Бөрҗән мәдәният йортлары балкып тора
Бөрҗән мәдәният йортлары балкып тора
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: