Барлык яңалыклар
Социаль мохит
16 июль , 13:10

Коммуналканы кемнәр комиссиясез түләячәк?

  Кирәкле, вакытлы яңалык. 1 июльдән тарифларны тагын арттырдылар бит.

Коммуналканы кемнәр комиссиясез түләячәк?
Коммуналканы кемнәр комиссиясез түләячәк?

    Кайсыбер категория гражданнар торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүне комиссиясез башкара. Боларга кемнәр керә?

  • Быелның1 июленәкадәркүп кенә банклар, түләү агентлары һәм почта элемтәсе операторлары утка, суга, газга һәм башка коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә комиссия ала иде.Еш кына бу комиссия түләү суммасының 0,2–2 % тәшкил итте, - дип аңлата юрист Николай Попов. - Әмма хәзер комиссия түләвеннән азат ителә торган льготниклар исемлеге билгеләнде. Исемлеккә
  • күп балалы ата-аналар,
  • инвалидлар,
  • пенсионерлар,
  • хәрби хәрәкәтләр ветераннары.
  • шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, һәлак булганнарның, Бөек Ватан сугышы инвалидларының, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының гаилә әгъзалары кергән.

   Әлеге яңалык кайбер категория гражданнарның чыгымнарын киметү максатыннан кертелгән. Чөнки июль аеннан торак-коммуналь хуҗалык тарифлары планга ярашлы рәвештә артты. Алар төбәкләргә карап 4-15% индексацияләнгән.

Фото: 9111.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: