Барлык яңалыклар
Социаль мохит
11 июль , 12:45

Яңартылган “гаилә” ипотекасына заявкалар кабул итә башлаганнар

10 июльдән русиялеләр банкларда  “гаилә” ипотекасының яңа шартлары буенча гаризалар рәсмиләштерә ала. Исегезгә төшерәбез,”гаилә” ипотекасы яңа төзелгән йортларда фатир сатып алуга яки шәхси торак йорт төзүгә 6 процент ставкасы буенча 2030 елга кадәр озайтылды.

Документларны 1) 6 яшькәчә бер бала, 2)балигъ булмаган ике һәм аннан да артыграк балалар яисә 3)инвалид бала тәрбияләгән гаиләләр тапшыра ала.  Төбәкләр өчен ставка бердәм һәм ул 6% тәшкил итә.

Заемщикларның өч категориясе дә  “гаилә” ипотекасы буенча  илнең теләсә нинди төбәгендә төзелеш компаниясеннән  шәхси торак йорт сатып алала. 6 яшькәчә бер баласы булган клиентлар элек рәсмиләштерелгән ипотеканы рефинанслый ала һәм Русиянең теләсә кайсы төбәгендә төзелгән яңа йортта фатир сатып алала. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: