Барлык яңалыклар
Социаль мохит
11 июль , 12:17

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм СВОда катнашучылар игътибарына

Ярдәм чарасыннан кулланып калыгыз!

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм СВОда катнашучылар игътибарына
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм СВОда катнашучылар игътибарына

Башкортстанда  18 яшьтән өлкәнрәк сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен социаль, медицина һәм һөнәри реабилитация үтәр өчен бушлай сертификатлар биреләчәк. Бу хакта БР Хөкүмәтендә  хәбәр иттеләр.

Бу яңалык ярдәмендә и эш яшендәге яхшы реабилитация потенциалына ия  II һәм III төркем инвалидларга һәм СВОда катнашучыларга реабилитация өчен сертификатлар бирелә.  Бер сертификатның  финанс тәэмин ителеше –  52,5 мең сум. Республика бу максатларга барлыгы 90 млн сум акча бүләчәк”,  – диде гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова.

Сертификат алыр өчен гариза язарга кирәк. Кабул  итү 30 августка кадәр Уфада Республика  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге филиалларында (Менделеев урамы, 136/2, тел. (34-72) 86-21-84, Богдан Хмельницкий урамы, 68/1, тел. (34-72) 87-52-04,287-52-14, Рихард Зорге урамы, 31, тел. (34-72) 87-52-31, Цюрупа урамы, 102, тел. (34-72) 87-52-08, 287-52-06 и Мусоргский урамы, 19 А, тел. (34-72) 87-52-30) алып барыла.

Сертификатның срогы – бирелгәннән алып ике ай. Бүгенге көндә  14 оешма шундый реабилитация хезмәтләре күрсәтә, шуларның 13е – Уфада, 1се Стәрлетамакта урнашкан.  Сертификат иясе аларның кайсысына да мөрәҗәгать итә ала. Реабилитация хезмәтләре күрсәтүчеләр исемлеге белән Республика  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең рәсми сайтында танышырга мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: