Барлык яңалыклар
Социаль мохит
9 июль , 16:49

Контракт буенча хезмәт итүчеләргә түләүләр 1 миллион сумга кадәр арткан

Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итәр өчен Оборона министрлыгы белән контракт төзегән Башкортстан кешеләре бер тапкыр 505 мең сум күләмдәге түләү алачак. Контракт төзегәндә РФ Оборона министрлыгы һәм муниципалитетлар түләгән акчаларның гомум суммасы 1 миллион сумга кадәр артачак.

Бу хакта бүген Башкортстан Башлыгы хакимияте  җитәкчесе Максим Забелин хәбәр итте. Әлеге норма 10 июльдән гамәлдә булачак.

"БР Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров кушуы буенча, 10 июльдән контракт буенча хәрби хезмәткә баручы гражданнарга түләүләр суммасы арта. Әгәр моңа кадәр бер тапкыр бирелә торган түләү суммасы 205 мең сум тәшкил итсә, хәзер ул республика бюджеты хисабына 505 мең сумга кадәр арта.

Контракт төзегәндә Русия Оборона министрлыгы һәм безнең муниципалитетлар бирә торган түләүләр белән бергә бу сумма 1 миллион сумга кадәр җитәчәк. Бу Радий Фарит улының безнең барлык хәрби хезмәткәрләргә: контрактчыларга гына түгел, ә хәрби хезмәткә чакырылучыларга, шул исәптән мобилизацияләнгәннәргә дә зур игътибар бирүенә бәйле. Бу түләүләр контракт буенча хәрби хезмәтнең абруен арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, – диде Максим Забелин.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров контрактчыларга махсус хәрби операциядә бер тапкыр 205 мең сум түләү турында Указга кул куйган иде. Контракт төзелгәндә сугышчылар 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала иде. Гомумән алганда, бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 600 мең сумга җиткән иде, чөнки үз өстәмә түләүләрен шәһәр һәм район хакимиятләре  дә кертте. Мәсәлән, Уфада сугышчыларга  – өстәмә 200 мең сум, ә Стәрлетамакта 150 мең сум түлиләр.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда яшәүчеләр Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен, барлык кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм номеры, Ситуацион үзәк  номеры (122 яисә  218-19-19) буенча шалтыратып белә ала. “Мои документы” күп функцияле үзәкләрендә дә, сайлап алу пунктында да ((347) 248-29-31) бу хакта белешергә мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: