Барлык яңалыклар
Социаль мохит
9 июль , 13:08

Гаиләләргә дәүләт ярдәмнәре

Быел апрельдә республикада ятим балаларга «кесә акчалары» сыйфатындагы түләүләр булдыручы закон кабул ителде.

Гаиләләргә дәүләт ярдәмнәре
Гаиләләргә дәүләт ярдәмнәре

8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнде.

 БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерүенчә, республикада яшәүче күп балалы гаиләләрнең республика яисә муниципалитет милеге булып саналган музейларга, мәдәният һәм ял паркларына, күргәзмәләргә бушлай керү хокуклары бар.

         Шулай ук 2024 елның 1 сентябреннән республика калаларында күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәп укучылары автомобиль транспортында (таксидан тыш) һәм кала электр транспортында бушлай йөри ала.

         Моннан тыш, агымдагы елның 1 июленнән күп балалы гаиләләр республика колледжларының көндезге түләүле бүлекләрдә укучы балалары өчен компенсация сорап мөрәҗәгать итә алалар.  Компенсация күләме уку бәясенең 50 процентына тиң, ләкин уку елы өчен 30 мең сумнан артык була алмый.

         2024 елның 1 гыйнварыннан ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбияләүчеләргә түләүләр күләме 18,5 процентка арттырылды.  Быелдан алып  һәр бала өчен айлык түләү 8 953 сумнан 11 172 сумга кадәр тәшкил итә. Түләү күләме гаиләгә кабул ителгән баланың яшенә, сәламәтлеге торышына бәйле һәм ул ай саен түләнелә. Шулай ук быел апрельдә республикада ятим балаларга «кесә акчалары» сыйфатындагы түләүләр булдыручы закон кабул ителде.  Бу ярдәм чарасы  республиканың гаилә тәрбиясенә ярдәм күрсәтүче 15 үзәгендә яшәүче 7дән 18 яшькә кадәрле 432 балага кагылачак. 

Фото: funik.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: