Барлык яңалыклар
Социаль мохит
4 июль , 11:00

Медикларга – махсус социаль түләүләр

Медикларга  – махсус социаль түләүләр
Медикларга – махсус социаль түләүләр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  халыкка мәҗбүри медицина страхованиесенең база программасына кермәгән беренчел медик-санитар ярдәм (моңа диспансер күзәтүе дә керә) күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә ай саен түләнә торган социаль түләүләр турындагы указга кул куйды. Бу башлангыч шулай ук өлкәннәргә һәм балаларга күчмә патронаж паллиатив ярдәм белгечләренә һәм ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләргә кагыла.

Түләүләр күләме, медикның статусына  һәм ул эшләгән шәһәр яисә  район халкы санына бәйле рәвештә 4 500 сумнан 50 000 сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин (бу хакта җентекләбрәк  БРның  хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында белергә мөмкин).

Рәсми документка ярашлы, карар 2024 елның 1 мартыннан алып  кул куелган килешүләргә кагыла. Чыганаклар республика бюджеты исәбенү бүленә. 

Чыганак: bashinorm.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: