Барлык яңалыклар
Социаль мохит
4 июль , 10:42

Ана капиталын шәхси торак төзелешенә тотынырга рөхсәт итәчәкләр

bashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Ана капиталы чыганакларын шәхси торак төзелешенә юнәлтү мөкинлеген рөхсәт итүче закон Дәүләт Думасында икенче укылышны үткән. Федераль массакүләм мәгълүмат чараларында аңлатуларынча, бала өчен тәгаенләнгән дәүләт ярдәмен куллануның төп шарты – алар  эскроу исәпләре аша кулланган булырга тиеш, ягъни акчалар төзүчеләргә объект сафка тапшырылгач кына бирелергә тиеш.

Ана капиталы һәм эскроу исәпләре ипотекада һәм күп фатирлы йортлар төзелешендә киң кулланыла инде.

Закон проектына ярашлы, түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:

подрядчы Торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасында (ЕИС ЖС) аккаунтка, банк аккредитациясенә ия булырга, Русиядә җитештерелгән йорт комплекслары яисә типтагы проектлар кулланырга тиеш.

Шәхси торак төзелешен төзегәндә эскроу исәпләр өлешле катнашу килешүләре белән бер үк  кагыйдәләр буенча страховкалана – 10 млн сум чикләрендә компенсацияләү мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: