Ял дигәннән, соңгы елларда республикада туризм нык үсеш алды. Югыйсә, Башкортстан табигатенең күпме искиткеч урыннары бар, әмма аларга барып җитү яки ял итү өчен шартлар бик юк иде. Ә бит матур урыннарга барып җитү өчен юллары да, юл буенда тамак ялгап алып, ял итү мөмкинлекләре булу да мөһим. Шартлар булдыру, бер яктан, туристларны җәлеп итү мөмкинлеге бирсә, икенче яктан, аерым территорияләрне икътисади яктан үстерергә, эш урыннары булдырырга ярдәм итә.
Исегездәдер, Радий Хәбиров республика җитәкчесе булып эшли башлаганда Башкортстанда эчке туризм үсешен мөшкел хәлдә дип бәяләгән иде. Проблема тәү чиратта кирәкле инфраструктура булмауга бәйле, диде ул. Аның кушуы буенча эчке туризм белән шөгыльләнүче оешмалар өчен грантлар һәм субсидияләр, салым ташламалары һәм административ йомшартулар системасын булдырырга карар ителде.
Әмма шуннан соң коронавирус пандемиясе һөҗүм итте, аннары махсус хәрби операция башланып китте. Шуңа алдан билгеләнгән финансларны яңабаштан карарга һәм яңача бүләргә туры килде. Каршылыкларга карамастан, туристлык юнәлеше республика җитәкчелеге өчен өстенлеклеләрнең берсе булып кала. Бездә туризмны үстерүгә Радий Хәбиров башлангычы белән булдырылган “Башкортстан озын гомерлелеге”, мәктәп һәм сәнәгать туризмы программалары да ярдәм итә.
Нәтиҗәдә, бүген Башкортстан туристлар саны арткан төбәкләр исемлегенә керә. Әмма бу юнәлештә эшлиселәр күп әле. Туристлык инфраструктурасын үстерү өчен 2023 елда 1,5 миллиард сумга якын федераль акча җәлеп ителгән. Шулай ук бу тармакка инвесторларны җәлеп итү дә төп бурычларның берсе итеп куела. Инвесторлар өчен уңайлы мөмкинлекләр булдырыла. Республика җитәкчесе “инвестиция сәгатьләре”ндә мондый проектларны шәхсән үзе карый һәм аларга ярдәм итү турында карарлар кабул итә. Чөнки туризмны үстерү икътисадның күп тармаклары белән бәйле. Ул төзелеш, сәнәгать, транспорт, хезмәт күрсәтү өлкәсе һәм башкаларны үз эченә ала. Ә туризм буенча заманча хезмәтләр күрсәтү һәм сыйфатлы инфраструктура булдыру акчалы туристларны җәлеп итү мөмкинлеге бирә. Бу исә республикага финанслар агымын арттыра, дип аңлата экспертлар.
Икътисадчылар акча исәпләсә, гади кешеләргә исә табигать хозурлыклары белән соклану, яңа тарихи-мәдәни объектларны барып күрү мөмкинлеге арта. Ә алар шактый. Мәсәлән: “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы (Бөрҗән районы), Шәмсетдин күлендә “Mia Terra” глэмпингы (Бөре районы), “Natura park” глэмпингы (Иглин районы Блохино авылы), Агыйдел елгасында “Благолэнд” глэмпингы (Благовещен районы), “Яңа дөнья” глэмпингы (Ярмәкәй районы), “Малидак паркы” (Белорет районы Отнурок авылы), Прибельский бистәсенең “Ак яр” дачасы (Кырмыскалы районы), “Зәңгәр күл” мунчалар комплексы (Кырмыскалы районы), Абзакта “Һава” маҗаралар территориясе (Белорет районы), Инзәр ярындагы Зөяк дачалары (Белорет районы), “Ялантау” глэмпингы (Шаран районы), “My Glamp” глэмпингы (Нуриман районы Югары Кировский авылы), “Яраткан урын” глэмпингы (Караидел районы Яңа Муллакай авылы), Нөгештәге “Пирс” ял базасы, “Сосновка глэмп” глэмпингы (Стәрлетамак), Ишембай районы Торатау тавы итәгендә этнокомплекс, “Йола” глэмпингы (Чишмә районы Тәпәреш авылы), “Forest Glamp” глемпингы (Кушнаренко районы Якуп авылы), Тәкәй авылындагы “Алтын кош” башкорт ихатасы (Иглин районы), “Терра” этнобазасы (Иглин районы), “Арский” паркы глэмпингы (Белорет районы), Бөрҗән районында сплавлар һәм башкалар.
Бу урында глэмпинг турында әйтеп үтәргә кирәктер. Ул – экотуризмның яңа төре һәм Башкортстанда соңгы елларда үсеш ала башлады.
Глэмпинг – ул табигать кочагында, әмма өй уңайлыклары булган шартларда яисә кунак йортларында яшәп ял итү.
Әйткәндәй, үткән ялларда Салават районының Салават Юлаев туган Тәкәй авылы урынында “Салават җире” исемле яңа тарихи-мемориаль комплекс ачылды. Радий Хәбиров республика халкын аны барып күрергә чакырды. Аның әйтүенчә, 16 һәм 17 июньдә яңа паркны ике меңнән артык кеше барып күргән.
– Бу урын – безнең өчен изге урын, кешеләр анда рухи көч алырга киләләр. Бик үзенчәлекле килеп чыккан. Киләчәктә территория тагын да үсәр дип көтәм, – диде ул хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә.
Вакыт табып, җәйнең берничә көнен ялга бүлү тәнгә дә, җанга да бер сихәт булып калыр, мөгаен.