Соңгы 5 елда, шәһәрне төзекләндерүгә Мәскәү масштаблары килде дисәк тә шапырыну булмас: ишек алларын, парк, сквер, юллар төзү, бина-ларны ремонтлау, искеләрен реставрацияләү киң җәелдерелде. Мондый проектлар зур чыгымнар таләп итә. Зур максатлар булганда алары да табыла. Федераль бюджеттан зур финанслар бүленә. Башкаланың 450 еллыгын билгеләү аны тагы да масштаблырак итте.
Шәһәребез көннән-көн матурлана бара. Аны бигрәк тә читтән килгән кунаклар күрә һәм бәяли. Алар Уфаның төзеклеген, чисталыгын һәм яшеллегенә игъбар итәләр. Чыннан да парк, сквер, бакчаларга игътибар бермә-бер артты. Эштән арып кайткан кеше өчен табигать белән аралашудан да яхшырак ял бармы икән!
Тагын да бик мөһим әйбергә игътибарны юнәлтәсе килә: Уфада һәм республика тарихында якты эз калдырган, республика һәм Русия күләмендә танылган шәхесләргә – сәясәт, мәдәният, сәнгать, әдәбият, спорт әһелләренә, илне саклаучы каһарманнарга – һәйкәлләр куела. Габдулла Тукайга, Миңлегали Шәймо-ратовка, Шәехзадә Бабичка, Мортаза Рәхимовка, Даян Мурзинга, Гази Заһитовка куелган, зур дәүләт эшлеклесе Мидхәт Шакировка, бөек спортчы Габдрахман Кадыйровка, патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә куелачак һәйкәлләр шул хакта сөйли. Олуг шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү бик кирәк гамәл, чөнки киләчәк буыннарны тәрбияләүдә аларның роле бәяләп бетергесез әһәмияткә ия.
Һәйкәлне күргән һәр кеше бу шәхес белән кызыксына башлый, китап актара, архивларны, туганнарын барлый. Мәктәпләрдә, уку йортларында тарихи шәхесләр хакында төрле чаралар үткәрелә, материал туплана, шулай итеп балаларда тарихи хәтер һәм республика белән горурлык хисе барлыкка килә. Ә болар патриотизм тәрбияләүнең әлифбасы – альфа һәм омегасы – булып тора.
Әлеге сүзләрне язар алдыннан махсус рәвештә Уфа “Нур”татар дәүләт театры янындагы скверга барып, “кара генерал” Даян Мурзин һәйкәле янында басып тордым. Даян абый белән кат-кат очрашып сөйләшкәнгә һәм аның хакта мәкаләләр язганга, ул һәйкәл күңелгә бик якын: 24 яшьлек “кара генерал” партизаннар төяге урманнан чыгып килә. Бер кулында автомат, икенчесендә – халык мәхәббәтен гәүдәләндергән чәчәк гөлләмәсе.
Ленин урамындагы фатирында ул үзенең партизанлык сәхифәләрен иркенләп сөйли иде. Бар сорауларга да җавап бирә. Әңгәмәдәшен игътибар белән тыңлый. Чехословакиянең милли герое Даян Мурзинны ике тапкыр Советлар Союзы героена, аннан Русия героена тәкъдим итәләр. Беренчесен партизаннар хәрәкәте җитәкчесе Пантелеймон Пономаренко тәкъдим итә. Даян абый сөйләвенчә, Сталин аңа:”Хәзер сугыш тәмамланды, миңа партизаннар кирәкми”, – дип җавап биргән. 86 орден-медаль кавалеры, Русиянең атказанган юристы, Уфа шәһәренең шәрәфле гражданины Даян Мурзин хәзер халык күңелендә, милли герой пьедесталына күтәрелгән легендар каһарман булып, тарих битләренә язылып ята.
Әйтергә кирәк, мондый күркәм, матур урыннар шәһәребездә артканнан-арта. Киләчәк буынга башкалабызда яшәү уңайлы булсын өчен эшләнә алар.
Рәүф ИДРИСОВ.