Барлык яңалыклар
Социаль мохит
20 июнь , 12:10

СВОдан кайткан хәрбиләр өчен бер мәҗбүри процедура кертергә тәкъдим итәләр

Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Ева Меркачева махсус хәрби операциядән (СВО) кайткан сугышчыларны психологик реабилитация үтәргә мәҗбүр итү тәкъдиме белән чыккан. "Хәрби җәрәхәт төшенчәсе бар. Һәм ул яңа түгел. Кешеләр белән реабилитация чаралары үткәрергә кирәк. Өстәвенә, минемчә, моны хәрбиләр  анда булганда башларга кирәк. Чөнки юлда берәр нәрсә булырга мөмкин. Алар кая баруларын шунда ук аңласыннар өчен, — дип саный Меркачева.

Хокук яклаучы, әгәр СВО зонасында психологлар булса, яхшы булыр иде, дип билгеләп үтте.

 "Алар кеше алган бу җәрәхәтнең дәрәҗәсен бәяләсеннәр һәм һәркем өчен шәхси реабилитация программасын эшләсеннәр. Аңлашыла, бу бик авыр, ләкин моны эшләргә кирәк, чөнки бу очракта ул җинаятьләрне профилактикалау булачак. Бу кешеләргә, аларның гаиләләренә тормышны җиңеләйтәчәк һәм җәмгыятьне явызлыктан саклаячак”, — дип аңлатты ул.

“Бүгенге көндә  мондый реабилитация санаулы гына. Минемчә, бу реабилитациядән һәркем куллана алырлык булу бик мөһим. Ул хәтта мәҗбүри  дә булсын. Бу нәкъ шундый очрак – дәүләт мондый реабилитация формасын үтәргә мәҗбүр итә ала”, –  ди Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Ева Меркачева.

Шушы көннәрдә Кемерово өлкәсендә яшәүче ир-ат Топки шәһәрендә 12 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелеп тоткарланган, ул элек инде хөкем ителгән булган.  Колониядән СВО зонасына киткән, аннары әсирлеккә эләгеп,  алмашу буенча  хәрби частька кайткан.  Солдатның фронттан Топки шәһәренә ничек барып чыкканы билгесез. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: