Барлык яңалыклар
Социаль мохит
10 июнь , 21:00

Эшләүче пенсионерлар өчен яхшы яңалык бар

Аларның пенсияләре артачак. 

sutynews.ru
sutynews.ru

2025 елның 1 февраленнән эшләүче пенсионерларның пенсияләрен яңадан индексацияли башлыйлар. Бу хакта ил премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмәдә хәбәр итте.

“Алдагы елның 1 февраленнән эшләүче гражданнарга пенсияләрне индексацияләү яңадан башланачак. Бүгенге көндә аларның саны 7 миллион 800 меңнән артык, һәм андый кешеләрнең тәҗрибәсе бай, базарда аларга ихтыяҗ зур”, – диде Мишустин.

Алар эшләвен дәвам итсен һәм яшь белгечләрләр белән белемнәрен уртаклашсын өчен шартлар тудыру мөһим, дип тә өстәде ул.

Мишустин вице-премьер Татьяна Голиковага пенсияләрне индексацияләү мәсьәләсен шәхси контрольгә алырга кушты.

“Федераль законнарга кирәкле төзәтмәләрне тиз арада әзерләргә кирәк. Барлык кирәкле карарлар алдагы сессияләрдә кабул ителер дип өметләнәбез”, – диде Хөкүмәт башлыгы.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: