Барлык яңалыклар
Социаль мохит
30 Май , 12:07

Инвалидлар пенсиясеннән бурычларны тотып калу тыела

Инвалидлар пенсиясеннән бурычларны тотып калу тыела
Инвалидлар пенсиясеннән бурычларны тотып калу тыела

Русия Президенты Владимир Путин  инвалидлар  (шул исәптән инвалид балалар) пенсияләреннән, шулай ук пенсияләргә өстәмә түләүләрдән  бурчыларны тотып калуны тыючы законга кул куйды.

Үзгәрешләргә ярашлы, бурычларны түбәндәге керемнәрдән тотып калу тыела: инвалидлык буенча социаль пенсияләр, инвалид балаларның һәм эшкә яраксыз дип табылган  инвалидларның пенсияләренә федераль һәм төбәк социаль өстәмәләр.

Шулай ук закон  элегрәк кабул ителгәнчә туендыручыны югалту буенча пенсия түләүләреннән бурычларны РФ субъектлары бюджетларыннан гына түгел, ә федераль бюджеттан да түләтүне тыя.

Закон басылып чыкканнан соң 10 көннән үз көченә керә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: