Барлык яңалыклар
Социаль мохит
23 Май , 12:35

Яшь аналарга 200 мең сум акча бирергә мөмкиннәр

Шартлары нинди икән?

ЛДПР фракциясенең бер төркем депутатлары Дәүләт Думасына 25 яшькә кадәр бала тудырган хатыннарга 200 мең сум акча түләү турындагы закон проектын кертәчәк.

Бер тапкыр түләнә торган пособиене һәр туган бала өчен алып булачак, ул ана кешенең матди хәленә бәйле түгел.

Закон проектының  аңлатма язуында соңгы 10 елда Русиядә туымның кимүе, ә беренче баласын тапкан ананың яше арта һәм  “акрынлап 30 яшькә якынлаша” диелгән. Депутатлар фикеренчә, Русиянең 40 процент чамасы хатын-кызлары матди һәм торак кыенлыклар  аркасында бала табарга әзер түгел.

ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Сергей Леонов   хатыннар 25 яшькә кадәр бала табарга риза булган  гаиләләр – студент чорында корылган гаиләләр яисә “менә-менә үзаллы тормыш башлаучылар”. Аның сүзләренчә,  200 мең сум беренче вакытта яшь ана һәм бәби өчен “азмы-күпме ярдәм” булачак. 

Чыганак: rbc.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: