Барлык яңалыклар
Социаль мохит
17 Май , 09:57

Салым вычеты автомат рәвештә исәпләнәчәк

Бик уңайлы булыр иде. 

Салым вычетын автомат рәвештә исәпләү 2026 елдан башланачак, кешеләргә оешма бусагалары таптап йөгерергә һәм төрле белешмәләр җыярга туры килмәячәк. Бу хакта Русия финанс министры вазифасына кандидат Антон Силуанов Дәүләт Думасының пленар утырышында чыгыш ясаганда белдерде.

 "Президент шундый йөкләмә бирде, һәм бу эшләнәчәк. Салым хезмәте белән хәзер нәкъ менә шушы механизмны төзү өстендә эшлибез. Бүген, чыннан да, салым вычетын, шул исәптән балаларга вычет алу өчен дә, белешмәләр җыеп эш бирүчегә китереп бирергә кирәк. Ә бу  вакыт һәм акча таләп итә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча, 2026 елда  барлык вычетларны автомат рәвештә исәпләү механизмы эшләтеп җибәреләчәк, бу очракта төрле инстанцияләрдә белешмәләр җыеп йөрү кирәкмәячәк”, –  диде Антон Силуанов. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: