Барлык яңалыклар
Социаль мохит
26 апрель , 10:56

Күп балалы гаиләләргә ипотеканы түләүдә ярдәм итү программасын озайтырга мөмкиннәр

Русиядә күп балалы гаиләләргә ипотеканы түләүдә ярдәм итү программасын озайтырга мөмкиннәр. Тиешле закон проекты Дәүләт Думасына кертелде, дип хәбәр итте парламент рәисе Вячеслав Володин. Спикер билгеләп үткәнчә, закон проекты советның якынлашып килүче утырышында каралачак һәм пленар утырыш кысаларында фикер алышуга өстенлекле тәртиптә чыгарылачак.

"Закон проекты РФ Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка Юлламасын тормышка ашыру максатыннан әзерләнгән. Дәүләт башлыгы өченче яки аннан соңгы балалар туган күп балалы гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен дәүләттән 450 мең сум күләмендә түләү алу бурычы куйды, — диде Вячеслав Володин. – Дәүләт Думасы балалы гаиләләргә ярдәм чараларын киңәйтү өстендә эзлекле рәвештә эшли. Бу программаны тагын җиде елга озайту – күп балалы гаиләләр өчен торак сатып алу мөмкинлеген арттыра торган мөһим карар". 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: