Барлык яңалыклар
Социаль мохит
25 апрель , 11:29

Инвалидлар реабилитациясе өчен сертификат суммасы расланды

Бу СВОда катнашканнарга да кагыла.

Республикада 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидларны реабилитацияләү, шул исәптә махсус хәрби операция катнашучылары өчен сертификатлар  бирә башлаячаклар. Шундый бер сертификатның финанс тәэминаты 52 478 сум тәшкил итәчәк.  Моңа кагылышлы боерык  БРның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының хокукый мәгълүматының рәсми интернет-порталында дөнья күрде.

Документ текстына ярашлы, әлеге сертификатларны рәсмиләштерү һәм бирү белән Республика халыкны социаль яклау үзәге шөгыльләнәчәк.

Бу хакта быелның февралендә билгеле булды. Башкортстан Башлыгы 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидларга өстәмә ярдәм чарасы кертү – реабилитациягә сертификатлар бирү – турында карар кабул итте. Ел саен бу ярдәм чарасын 1700 кеше куллана алачак. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: