Барлык яңалыклар
Социаль мохит
18 апрель , 13:51

Башкортстан Палестинадан 250 качакны кабул итә

Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Хөкүмәт карары белән Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Палестинадан  Русиягә эвакуацияләгән чит ил гражданнарын  төбәкләр буенча урнаштырырга йөкләмә бирелгән. Документка ярашлы, РФнең 12 субъекты гомум алганда 1447 качакны кабул итәчәк.

Палестиналыларны кабул итәчәк төбәкләр исәбендә Башкортстан да бар. Бүлгәләнешкә ярашлы, республика 250 кешене кабул итәргә тиеш. Моңа кадәр Башкортстанга Палестинадан күченергә мәҗбүр булган беренче төркем (8 кеше) килде. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров бу бурычлар  республикага көчле һәм  ныклы төбәк буларак йөкләнгән һәм моңа “бик җитди карарга кирәк”, дип билгеләп үтте. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: