Барлык яңалыклар
Социаль мохит
15 апрель , 08:27

Башкортстан Белгород балаларын кабул итте

Алар бездә укуларын дәвам итәчәк. 

Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Уфаның тимер юл вокзалына Белгород өлкәсеннән 500ләп бала килгән. Аларны Илеш районының “Орленок” балалар лагеренда һәм Әбҗәлил районының Банное күле буендагы “Березки”  ял йортында урнаштырачаклар. Биредә балаларга мәктәп программасы буенча уку өчен барлык уңайлы шартлар тудырачаклар, шулай ук мәдәни  чаралар оештырачаклар, безнең төбәк белән таныштырачаклар.

Белгородта яшәүче үсмер Иван Пензев сүзләре буенча, Башкортстан аңа бик ошаган һәм ул түземсезлек белән республика турында күбрәк мәгълүмат белүне көтә.

“Башкортстан бик матур, әмма, Белгород белән чагыштырганда сездә шактый салкын. Моңа кадәр мин башкорт балы һәм сезнең  милли ризыкларыгыз турында күп ишеткән идем. Иң мөһиме – без монда укуны тәмамлый алачакбыз, чөнки Белгородта без дистанцион рәвештә белем алдык, ә инде ракеталар куркынычы яисә беспилотниклар хәвефе турында игълан итсәләр, коридорга чыгып, уку процессын өзәргә туры килә иде”, – дигән Иван “Башинформ” корреспондентына.

Якташының фикере белән Валерия Гавшина да килешә. Ул да Башкортстанның кунакчыллыгы белән соклана.

“Без өйдән озак вакытка киттек, шулай да мин бар да яхшы булачагына ышанам һәм сезнең  дустанә һәм хәстәрлекле төбәгегездә белем алу уңайлы булыр дип уйлыйм”, – дип саный ул.

Республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин хәбәр итүенчә, балалар май ахыры яисә июнь башына кадәр Башкортстанда булыр дип көтелә.

“Башкортстан һәрчак изге күңеллелеге һәм кунакчыллыгы белән аерылып торды. Үзебезнекеләрне без беркайчан да ташламыйбыз, шул исәптән  бүгенге көндә катлаулы хәлләр күзәтелгән чик буе төбәкләрдә яшәүче балаларга да ярдәм итәбез. Белгород өлкәсе җитәкчелеге белән килешү буенча,  без икенче эре төркем балаларны да кабул итә алабыз. Өзлексез уку процессын һәм ялны оештыру  өчен бездә бар шартлар да тудырылган”, – дип ассызклады Забелин.

Балаларны озата килгән педагог Ирина Бородина безнең республиканы  үзенең икенче йорты дип атады.

“Без сезнең кунакчыллыгыгызны тоеп өлгердек, гомумән безнең ил – бердәм гаилә кебек. Мин сезнең архитектура стилегез һәм халык менталитеты белән сокланам, биредә бар да яхшы. Балалар мавыктыргыч маҗара өмет итеп килде. Әлбәттә, укулары өчен борчылалар, әмма хәзер инде алар уку елын тыныч шартларда, укытучыны экран мониторы түгел,  ә каршыларында басып торган килеш күреп 45 минутлык дәресләрдә утырып, тәмамлый алачаклар. Без Башкортстан Башлыгына һәм җирле властьларга рәхмәт әйтәбез – бик зур эш эшләнгән. Сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез, без шундый  зур ярдәмнең кадерен беләбез”, – ди педагог. 

Чыганак: bashinform.ru

Валерий Шахов.
Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: