Социаль мохит
13 апрель 2024, 14:49

120нче гуманитар конвой барып җитте

120нче гуманитар конвой барып җитте120нче гуманитар конвой барып җитте
120нче гуманитар конвой барып җитте

 Башкортстан  Башлыгы Радий Хәбировның  күрсәтмәсе буенча  ирекмәннәр һәм мобилизацияләнгәннәр өчен 120нче  конвой  оештырылды. Аны оештыруда 7 муниципалитетның   оешмалары, иҗтимагый берләшмәләр һәм битараф булмаган гражданнар катнашты.

Конвой составында 12 автомобиль, 59 кубометр агач материаллары, 32 кубометр утын, мобиль мунча, генераторлар, маскировка ятьмәләре, фонарьлар, эретеп-ябыштыру аппаратлары,  автомобильләр өчен кирәк-яраклар, төзелеш инструментлары, кием-салым, гигиена кирәк-яраклары, азык-төлек, туганнарның бүләкләре.

“Гуманитар йөк 13 хәрби подразделение өчен тәгаенләнгән, алар  Русиянең 3 яңа субъектында урнашкан”,–   диде  Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов.

Ул конвойны оештыруда хезмәт салганнарга рәхмәт белдерде,  яугирләргә җиңү һәм  тизрәк өйгә әйләнеп кайтуларын теләде.

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас