Барлык яңалыклар
Социаль мохит
8 апрель , 10:04

Бу хатыннарны эштән җибәрү тыела

Закон үз көченә кергән инде. 

Сергей Словохотов. bashinform.ru
Фото:Сергей Словохотов. / bashinform.ru

Русия Президеты Владимир Путин махсус операциядә катнашып, һәлак булганнарның тол хатыннарына ирләре үлгәннән соң бер ел эчендә эш урыннарын саклауны гарантияләүче законга кул куйды. Моңа кагылышлы документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән һәм 6 апрельдән үз көченә кергән.

"Закон эш бирүче инициативасы буенча ире үлгәннән соң бер ел эчендә сугыш хәрәкәтләре ветераннарының тол хатыннарын эштән азат итүне тыячак.  Хатын-кыз кабат кияүгә чыкса яки берничә тапкыр хезмәт дисциплинасын тупас бозуга юл куйган очраклар искәрмә булып тора”, –  дип аңлатма бирде яңа законга Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин.

Исегезгә төшерәбез, хәзер өч яшькә кадәрге балалары булган, 18 яшькә кадәрге инвалид баласын тәрбияләгән хатын-кызларны һәм ялгыз аналарны эштән азат итү тыела. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: