Барлык яңалыклар
Социаль мохит
4 апрель , 13:26

Башкортстанда сугыш чоры балаларына түләү арта

Ничә сумга җитәр икән?

Башкортстанда  сугыш чоры балаларына бер тапкыр бирелә торган түләүне арттырырга җыеналар. Бу алдагы елда, илебез Җиңүнең 80 еллыгын билгеләгәндә булачак, тиешле суммалар бюджетка салыначак, дип хәбәр итте БР премьер-министры Андрей Назаров.

Бу түләү 1 мең сум тәшкил итә иде. Инфляцияне исәпкә алганда, ул сумма үз әһәмиятен югалтты.

“Алдагы елда сугыш чоры балалары юбилей, Җиңү  елы икәнен финанс яктан тойсын иде. Хөкүмәт моңа бар тырышлыгын салачак”, – диде Назаров.

Сугыш чоры балалары турындагы законны  республикада 2021 елда кабул иттеләр. Шул елны бер тапкыр бирелә торган бу түләүгә гомумән алганда  177 млн сум акча бүленгән,  2022 елда  – тагын 153 млн сум.

2023 елда бу  түләү бирелмәде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: