Барлык яңалыклар
Социаль мохит
30 март , 11:31

СВОда катнашучылар һәм ветераннарның диспансеризация үтүе турында

29 мартта, БР Башлыгы каршындагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча ведомствоара комиссия утырышы барышында, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын диспансеризация, аны узу алгоритмы һәм маршрутлаштыру мәсьәләләре каралды. Утырышта катнашучылар шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча ветераннар оешмаларының эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – финанс министры Лира Игтисамова, утырышны ачып, ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга сыйфатлы һәм нәтиҗәле диспансеризация оештыру кирәклеге турында билгеләп үтте.

- РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко йөкләмәсе нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучыларны бер көн эчендә уңайлы шартларда махсус бүлеп бирелгән вакытта иң яхшы поликлиникаларда диспансеризация үтүне оештырырга кирәк. Ветераннар диспансеризацияне беренче чиратта барлык кирәкле белгечләр булган поликлиникалар базасында узарга тиеш, – дип ассызыклады Лира Игтисамова.

Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, һәр чәршәмбе СВО катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары  өчен профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү, диспансеризация, шул исәптән тирәнәйтелгән диспансеризация  көне буларак расланган. 2022 елның 24 февраленнән 7 меңнән артык гаилә әгъзасы һәм 1200дән артык СВОда катнашучы профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үткән. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: