Барлык яңалыклар
Социаль мохит
28 март , 12:39

Вахтовикларны, Себерне ташлап, үзебезгә эшкә кайтырга чакыралар

Теләүчеләр булырмы икән? 

Фидан Габделмәнов.
Фото:Фидан Габделмәнов.

Республикада  төбәк предприятиеләренә  кадрлар җәлеп итү буенча “Башкортстан вахтасы” (“БашВахта”) проекты тормышка ашырыла.

Аның асылы шунда:  Себергә вахта ысулы белән йөреп  эшләгәнче,  мәсәлән, Әбҗәлилдән яки башка  районнардан Уфага йөреп эшләп булыр иде.  Бу хакта гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова  белдерде.

Үзебезнең  предприятиеләрдә эшләүчеләргә  Себердәге катлаулы һава шартларында вахтачыларга түләгән хезмәт хакы белән чагыштырырлык эш хакы тәкъдим ителә.

Бу проект кешеләргә сәламәтлекләрен сакларга, яшәү  чыгымнарын киметергә һәм гаиләләренә якынрак булырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә шундый шартларны хезмәткәрләрен тулай торак белән тәэмин итүче УМПО тәкъдим итә. Монда вахта ысулы белән эшләр өчен Бөре һәм Иглин районнарыннан эшкә урнашканнар да инде. Проект көннән-көн киң таралыш ала, аңа Уфаның “Гидравлика” оешмасы һәм Стәрлетамакның “Авангард”ы да кушыла. Башка предприятиеләрнең дә кызыксынулары бар. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: