Барлык яңалыклар
Социаль мохит
24 март , 19:28

Абый һәм сеңел социаль челтәрләр аша әти-әниле булган

Бу дөньяда ятимнәр саны азрак булсын иде. 

БРның Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан.
Фото:БРның Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан.

Башкортстанда социаль челтәрләр аша бертуган кыз белән малайга әти-әни тапканнар. Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган дүшәмбе көнне әти-әнисез калган абыйлы-сеңелле бертуганнарга әти-әни эзләү турында игълан бастырылган. Ә инде чәршәмбе көнне балаларны Юлия белән Константинның гаиләгә алулары турында билгеле булган.  

“Ир белән хатын бу  балалар турында социаль челтәрләрдән белгән. Өлкәннәр һәм сабыйлар арасында башта ук җылы хисләр туган, ышанычлы мөнәсәбәтләр барлыкка килгән. Карап торышка да алар үзара туганнар кебек. Шулай итеп гаилә ишәергә карар кабул иткән. Балалар инде яңа өйләренә кайткан. Хәзер аларның әти-әнисе бар, йорты бар, алар хәстәрлеккә ия”, – диләр ведомствода.

Ведомство шундый хәбәрләргә репост ясаучы барысына да рәхмәтләрен җиткерде.

“Берничә секундлык кына бу эш әти-әни эзләүче нәниләр өчен зур әһәмияткә ия. Бу дөньяда һәр баланың әтисе һәм әнисе булсын!” – диләр Хезмәт министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: