Барлык яңалыклар
Социаль мохит
12 март , 21:30

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

 Стәрлетамак районы чираттагы гуманитар конвойны якташ сугышчыларыбызга илтеп җиткерде. Конвойны хәрбиләр сорау-заявкалары буенча җыйганнар,  кирәк булган бар нәрсә белән дә  тәэмин итәргә тырышканнар. Машина, төзелеш материаллары һәм кораллар, машиналар өчен запас частьлар һәм материаллар, газ һәм электр плитәләре, рацияләр, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, лампалар һәм фонарьлар, коры душ, җылы носкилар, шәхси гигиена чаралары, медикаментлар һәм солдатларга кирәкле башка әйберләр җибәрелгән. Әлбәттә, йөкләр арасында өйдән посылкалар да, якташлардан, мәктәп укучыларыннан  хатлар да бар иде.

– Районның барлык эшкуарларына, спонсорларына, волонтерларына, барлык битараф булмаган кешеләргә бу игелекле эштә катнашулары өчен зур рәхмәт. Эш көн саен дәвам итә, ир-егетләребезгә ярдәм итәргә теләүчеләр теләсә кайсы вакытта кушыла ала, – ди  “Бердәм Русия“ партиясе әгъзасы, Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: